Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ерак китәр бу малай!


Булат Владимир татарларына сукмак салды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:24 0:00

Владимир татарларына татар теле дәресләре уздырып кайткан Булат Ибраһимов

"Телебез бетсә бетә, милләт буларак бетмәячәкбез", – дип сайраган, ерак китәр, биек үсәр бу Булат дигән малай! Шундыйлар кирәк бүген власть тотучыларга! Чит төбәкләрдә унбиш көнлек "татар теле курсларын" кем уйлап тапкан? Үз алдыңа чыннан да татар милли тормышын җанландыру максатын куйганда – кыска гына лекцияләр, милли темага видеолар, кинолар, компашкалар, күргәзмәләр белән барырга кирәк бит югыйсә.

Төп идея – татарларны очраштыру, аралаштыру, таныштыру булсын! Арада бер-ике кеше татар телен белми дип кенә бөтен чараны рус телендә алып барырга да кирәкми, татарча белмәсә дә, татар чарасына килгән кешенең янында татарча белгән хатыны, дусты була, һичьюгында ул татар теленең "яңгырашын" тыңларга дип килә (ул шулай дип килә, ә сез аңа гадәттә шул рухи азыкны бирмисез бит инде!)

Үткәрелә торган чара артык күп кеше җыелмый торган булса – соңында "чәй эчү" оештырырга кирәк, халык бай хәзер, анлык кына спонсорлар күп табылыр. Тагы да яхшысы – берәр кафега, ресторанга "экскурсия" оештыру, кешеләрнең күңеленә үтеп кермичә генә "милли" эшләрдә берни дә майтарып булмый, абсолютно! Моны "фантазия" дип башыгызга да кертмәгез, мәгәр – әрмән, грузин, азәрбайҗан һәм башка халыклар гел шулай итәләр, шулай ителмәсә – мыскыллау, алдалау дип кенә кабул итәләр! Шул нигездә милли бердәмлек оеша, шуннан инде алар барысы да үзара таныш-белеш булышып бетәләр, бөтен җирдә бер-берсен яклашалар, яхшы урыннарга урнаштыралар. Ә "ашап-эчешми генә дус түгел дошман да булышмый кеше", халык мәкале буенча... Диаспорадагы татарлар берсен-берсе белсен, төрле сылтаулар табып гел очрашып торсыннар, баерагы ярдәм итсен, ярлысын бәладә ташламасыннар – менә шунда булыр милли җәмгыять! Шул чагында татар теле дә исән сакланыр.

Зөбәер Мифтахов
Чаллы шәһәре
XS
SM
MD
LG