Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:18

Эрмитаж КФУ белән хезмәттәшлеген озайта


Казан федерал университеты төп бинасы

Казан федерал университеты төп бинасы

Хезмәттәшлекне озайту килешүен Казан федерал университеты ректоры Илшат Гафуров һәм Эрмитаж дәүләт музее директоры Михаил Пиотрвский имзалады.

Пиотровский Казанда Көнчыгышны өйрәнү һәм һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында гарәп илләрендәге инкыйлаблар вакытында йорт диварларында пәйда булган язулар (граффити) турында лекция укыды.

Михаил Пиотровский

Михаил Пиотровский

Пиотровский: «Дөнья исламлаша. Мин белгән шәрыкъ илләренең йөзе үзгәрә. Аларда гарәп традицияләре акрынлап юкка чыга. Иң куркынычы, гарәп язы (революцияләре) нәтиҗәсендә Якын Көнчыгыш илләрендә христианлык та акрынлап юыла”, дип белдерде.

Пиотровский Русиядә гарәп телләре белгече. Узган ел ул Петербур университеты көнчыгыш факультетының деканы итеп сайланды.

Пиатровский 1961-1966 елларда Ленинград дәүләт университетының гарәп филологиясе бүлеген тәмамлый. Мисырның Каһирә университетында белемен күтәрә. 1973-1976 елларда Йәмәндә тәрҗемәче булып эшли.

XS
SM
MD
LG