Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Известия”: Миңнеханов Ерак Көнчыгыш үсеше корпорациясен җитәкләргә мөмкиннәр арасында


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов
“Известия” газеты язуынча, Ерак Көнчыгыш үсеше министрлыгы бетерелеп, аның урынына дәүләт корпорациясе булдырылырга мөмкин. Әлеге корпорациягә җитәкчелек итү Игорь Шуваловка, Герман Грефка, Сергей Шойгуга һәм Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителергә мөмкин диелә.

“Известия”, Ерак Көнчыгышта социаль-икътисади үсеш прорамы өзелү алдында торганга министрлыкны үзгәртү мәсьәләсе күтәрелгән, дип яза.

Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев узган елның июнь ахырында әлеге министрлыкны булдыру фәрманын имзалаган иде.
XS
SM
MD
LG