Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

23 февральдә Ижауда Удмуртия татар иҗтимагый үзәге пленумы узды. Пленум эшендә республиканың ундүрт төбәгеннән вәкилләр катнашты. 2012 елда башкарылган эшләргә нәтиҗәне Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов ясады.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов мәктәпләрдә татар теле укыту проблемына аерым басым ясады. Бу эшне җанландырып җибәрү турында тәкъдимнәр кертте. Беренчедән, республикада татар теле укытучылары һәм башка уку йортларындагы татар мөгаллимәләрен бергә туплап, эшне фәнни дәрәҗәдә алып барырга тәкъдим итте.

Фнүн Мирзаянов

Фнүн Мирзаянов

Фнүн Мирзаянов мәдәният өлкәсендәге уңышларны билгеләп үтте. Республика шәһәр һәм районнардан коллективларның төрле фестивальләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар алуын билгеләде. 2012 елда республиканың татарлар күмәк яшәгән унбер төбәгендә Сабантуйлары узган. 116нче бакчада төзелеш эшләреннән соң татар халкы тормышын чагылдырган музей сакланып калган. Республиканың Кузебай Герд исемендәге милли музееның ачык һавада урнашкан бүлегендә татар авылы төзелеше генераль планга кертелгән.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең мактаулы президенты Мәсгут әфәнде Гаратуев "татар халкы батырмы, әллә мескенме?" дигән сорау куйды. ТИҮ егерме елдан артык эшли. Әмма ана телендә укыту мәсьәләсе һаман да чишелмәде, диде. Милләттәшләребезгә халкыбызның бер әйтемен искә төшереп, халкыбыз эштә уңган, сугышта арслан дип, мәктәпләрдә бүген татар гаиләләреннән балаларның бары тик ике проценты гына туган телендә белем алуын исәпкә алып, татар телен саклап калу өчен көрәшкә чакырды.

“Ике дистә ел элек милли мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларда балалар белемне тулысынча татар телендә алуны Русия президентына сорап язган хат тикшерелмәде, кабул ителмәде. Шуңа да бүген татар балаларының бары тик ике проценты гына туган телендә белем ала. Бу хәлне үзгәртү юлларын үзебезгә эзләргә кирәк”, диде Мәсгут әфәнде.

Мөхәммәтнур хәзрәт Аширов

Мөхәммәтнур хәзрәт Аширов

Телне саклап калу өчен яңа алымнар табарга кирәклегенә Воткински шәһәре мәчете имамы Мөхәммәтнур хәзрәт Аширов та басым ясады. Мәхәммәтнур хәзрәт сүзләренчә, соңгы ике дистә елда мәчетләр торгызылды, аларга дин кардәшләребез килә, сәдакасын-хәерен бирә, милли җыр һәм бию коллективлары күпләп барлыкка килде, аларга хәтта кешеләр акча түләп тә йөри. Безгә татар сыйныфларына да ата-аналар балаларын теләп китерсен өчен бик күп тырышырга кирәк, дип сөйләде.

Камбарка, Можга, Киясово төбәкләрдә милләттәшләребезнең эшчәнлеге белән аннан килгән вәкилләр таныштырды. Ижаудан танылган көрәшче Михаил Землянов иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен балалар арасында сәламәт тормыш алып баруны да күздә тотып эш итәргә өндәде. Малайларны милли көрәш секцияләренә йөртергә киңәш бирде.

Ижауда татар сәнгать мәктәбен ачарга кирәклеге хакында республиканың атказанган укытучысы Гайсә Талипов чыгыш ясады. Әлеге тәкъдимне Ижау шәһәренең алтынчы сәнгать мәктәбе директоры Алексей Захаров хуплап чыкты. Ул алтынчы сәнгать мәктәбен татар сәнгать мәктәбе итәргә ризалык бирде.Әмма монда проблемнар да җитәрлек.

Бүген башкаланың иң зур Ленин районында бердәнбер сәнгать мәктәбе булуын әйтте. Әле ул да 17нче санлы гомуми белем бирүче мәктәп бинасында урнашкан. Мәктәпләрдә укучылар саны арту сәбәпле, биредә музыка белән шөгыльләнергә урын калмаска да мөмкин дип, сәнгать мәктәбе өчен бина кирәклеген дә билгеләп үтте Алексей Захаров.

Пленумда башка проблемнар да күтәрелде. Җирле “Минем Удмуртия” каналындагы балалар өчен “Күңелле кыңгырау” тапшыруларының вакыты кыскартылган. Әлегә кадәр эфирга дүрт оригиналь тапшыру чыкса, хәзер икегә генә калган.

Соңгы атналарда журналистлар алдында тагын бер проблем килеп туды. Мәктәпләрдә тапшырулар төшерү һәм яздыру өчен шәһәр мәгариф идарәсенең махсус рөхсәте кирәк. Мисал өчен, 22 февральдә татар гимназиясендә шагыйрь Риза Шәфи истәлегенә багышлап узган сәнгатьле уку бәйгесенә һәм укучыларның Татарстан язучылары белән очрашуына "Татарстан -Яңа гасыр” каналына хәбәрләр әзерләүче һәм “Удмуртия” дәүләт телерадиокомпаниясе журналистларына керү тыелды. “Удмуртия” дәүләт телерадиокомпаниясе хезмәткәрләренең мәгариф идарәсе белән сөйләшүләре нәтиҗәсендә генә журналистлар гимназиядә эшли алды.

Кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә көн тәртибенә куелды. Ижау педагогика көллиятендә берничә ел инде башлангыч сыйныфларда татар теле укытучысы, бакчаларда татар тәрбиячесе белгечлегенә укучылар кабул ителми. Әмма әлеге белгечлеккә ия булырга теләгән студентларга өстәмә фәннәр укытып, моңа ирешеп була, диде көллиятнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәсилә Хәкимова. Шуңа да министрлык белән килешү төзеп, бу проблемны да хәл итәргә кирәклеген җиткерде.

Пленумда күтәрелгән проблемнар кабул ителгән карарларда чагылыш тапты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG