Сүрия башкаласы Димәшк янында үтерелгән 10 ир мәете табылган, күпчелегенең башына атканнар. Бу хакта Лондонга урнашкан Сүрия кеше хокуклары үзәге белдерә.
Сүрия хакимияте АКШ Дәүләт секретаре Джон Керриның Сүрия оппозициясенә хәрби булмаган ярдәм күрсәтеләчәге турында белдерүен кискен тәнкыйтьләде. Сүриянең хөкүмәт канаты астындагы басма, бу хәл кан коюның күбәюенә һәм терроризмның артуына китерәчәк, дип язып чыкты.
Керри кичә Римда “Сүрия дуслары төркеме” дип аталган киңәшмәдә чыгыш ясап, АКШның Сүрия гыйсьянчыларына медицина кирәк-яраклары һәм азык-төлек белән ярдәм итәчәген, оппозициягә 60 миллион доллар бирәчәген белдерде.