Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

28 февраль кичендә Башкорт дәүләт филармониясендә күренекле композитор Рөстәм Яхин язган җырлар яңгырады. Аларны танылган татар җырчысы Идрис Газиев белән башкорт халкының атаклы җырчысы Флүрә Килдиярова башкарды.

Мондый затлы концертның Уфада күптән булганы юк иде. Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев белән шулай ук Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисткасы Флүрә Килдиярова ният иткән бу зур проект байтак элек әзерләнә башлаган. Ике җырчының да репертуарында Рөстәм Яхинның җырлары һәм романслары бихисап. Шуңа да бу иҗат кичәсендә алар искиткеч матур әсәрләрне бергә тәкъдим итәргә булган тамашачыларга.

Идрис Газиев

Идрис Газиев

Бу концертта көйләрне фортепьянода башкару өчен талантлы татар егете, виртуоз музыкант Рөстәм Шәйхетдиновны чакырганнар. Шунысы да үзенчәлекле – шушы өч талант иясе - мөгаллимнәр дә. Уфа сәнгать академиясе профессорлары алар. Шуңа күрә дә бу кичәнең соклангыч матур килеп чыгуын алдан ук чамалап була иде. Идрис Газиев сүзләренчә, Рөстәм Яхин татар профессиональ җыр сәнгатендә беренче романслар язган шәхес буларак та билгеле. Аны күп очракта татарның Рахманиновы дип тә әйтәләр. “Шуңа күрә бу концертта Сергей Рахманинов әсәрләрен дә башкарырга булдык, ди Идрис Газиев.

Концерт алдыннан булган сөйләшүдә Флүрә Килдиярова да Рөстәм Яхин иҗаты турында фикерләре белән уртаклашты.

Башкорт дәүләт филармониясе бинасы

Башкорт дәүләт филармониясе бинасы

“Мин күп еллардан бирле инде Рөстәм Яхинның җырларына гашыйкмын. Шуңа күрә дә аның җырларын да, романсларын да үз репертуарыма кертә киләм. – ди Флүрә ханым. - Хәзер инде минем фәкать Рөстәм Яхин җырларыннан гына үземнең аерым концертымны күрсәтерлек бай репертуарым бар. Өлешчә мин аны тәкъдим иткәнем дә булды инде. Шунысын да әйтә алам – Рөстәм Яхин җырларын мин гел аның оригиналында, татар телендә башкарам. Чөнки аның җырларының бар моңын һәм рухын шулай гына бар булмышында яңгыратып була”.

Югары зәвыклы җыр бәйрәменә чын сәнгатьне яратучылар килгән. Кичәне күренекле музыка белгече, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Венера Әюпова алып барды. Рөстәм Яхин иҗаты хакында бай мәгълүматлар да бирүе белән кадерле булды бу концерт. Тамашада Сергей Рахманинов әсәрләре дә башкарылды.

Бу кичне күренекле җырчылар озак алкышларга һәм “афәрин” сүзләренә лаек булды. “Менә шундый мәгънәле һәм югары зәвыклы кичәләр күбрәк булсын иде”, дип таралышты тамашачылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG