Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:58

Шагыйрь Риза Шәфинең тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды. Татар гимназиясендә үткән сәнгатьле уку бәйгесенә балалар Риза аганың шигырьләрен өйрәнеп килгән иде.

Риза Шәфи 1923 елның 20 февралендә Башкортстанның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика институтының татар әдәбияты факультетына укырга керә.

1941 елның 22 июненнән үк ул - Ульяновскидагы хәрби училище курсанты. Соңыннан хәрби академия тәмамлый. Хәрби инженер буларак хезмәтен дә иҗади эштә - фәнни-тикшеренү институтында башлап җибәрә. Алга таба да аны хәрби техниканың иң яңа төрләрен булдыру, күпләп җитештерү хәстәре белән шөгыльләнгән фәнни оешмалар, шул исәптән, Воткински машина төзү заводында тәгаенлиләр. Риза Шәфи хәрби хезмәткә утыз ел гомерен бирә.

Татар теле бүлмәсендәге күргәзмә

Татар теле бүлмәсендәге күргәзмә

Хәрби хезмәттән киткәч кенә, аңа балачак хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек ачыла. Казан, Уфа, Ижау шәһәрләрендә бер-бер артлы шигъри әсәрләре, мәкаләләре, китаплары басылып чыга. Ул елдан-елга шигъри иҗат камиллеген үстерә. Укучыларына лирик шигырьләрен, юмор-сатира үрнәкләрен, әйтем-мәкальләргә тартым икеюллыкларын һәм хикмәтле сүзләрен, милләтебезнең узганнары белән горурланып, бүгенгебез, киләчәгебез өчен хафаланып язган әсәрләрен бүләк итә. Риза Шәфи 2004 елның 3 декабрендә Воткинскида вафат була.

Рәсилә Габдрахманова

Рәсилә Габдрахманова

Риза Шәфинең тууына 90 яшь тулуга багышланган чара Ижау шәһәренең татар гимназиясендә башланды. Гимназиянең татар теле кабинетында балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру өчен күргәзмә эшләнгән.

“Балаларга Риза Шәфинең шигырьләрен бирдек. Мәктәптә бәйге дә оештырдык. Җиңүчеләр шәһәркүләм бәйгедә дә катнашты. Риза аганың балалар өчен бик матур шигырьләре бар. Балалар бик теләп өйрәнде”, диде гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова.

Очрашу вакытында

Очрашу вакытында

Бу көнне гимназиягә шәһәр мәктәпләреннән балалар, Татарстаннан танылган язучылар, шагыйрьләр Шаһинур Мостафин, Марат Закир, Мансур Сафин, Фәнис Нуретдин, Амур Фәлах һәм Удмуртия җирендә яшәп, иҗат итүче авторлар килгән иде. Ижау шәһәренең татар сыйныфлары укучылары Риза Шәфинең шигырьләрен сәнгатьле укуда ярышты. Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбе укучысы Нияз Тукмановның шигырь укуы язучыларга бик ошады. Аңа кунакларның култамгасы куелган Татарстанда нәшер ителүче “Казан утлары” журналының әле генә дөнья күргән санын бүләк иттеләр.

Бәйгегә килгән бер генә бала да дәрәҗәле кунаклар каршында югалып калмады. Шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга тырышты. Комиссия әгъзалары да һәр балага югары бәя бирде. Аларның тырышлыгы грамоталар, бүләкләр белән билгеләнеп үтте.

Шаһинур Мостафин

Шаһинур Мостафин

Шагыйрь, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Гыймран Сафин балаларның чыгышларын тыңлап, аларның үзләрен артистларча тотуын билгеләде.

Балалар алдында язучылар Риза Шәфи турында истәлекләре, очрашуларда булган төрле хәлләр турында сөйләде.

Риза ага 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул Удмуртия авторлары арасында беренчеләрдән булып Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Әйтергә кирәк, Удмуртия Язучылар берлеге каршында татар авторлары бүлеген ачу фикерен дә Риза ага тәкъдим итте. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шаһинур Мостафин Удмуртия авторлары белән бик актив эш алып барды. Риза Шәфигә Язучылар берлеге әгъзасы таныклыгын да Шаһинур Мостафин үзе тапшырган.

Балаларга бүләкләр ошады

Балаларга бүләкләр ошады

Удмуртиядә иҗат итүче авторлар арасыннан Риза ага Татарстан Язучылар берлегенә беренчеләрдән булып Ринат Батталовны тәкъдимен иткән. Шагыйрь, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Ринат Батталов Риза ага белән соңгы күрешүе хакында сөйләде. Ул очрашу Риза аганың вафатына унике көн кала булган. Риза ага кунакларны бик теләп кабул иткән, көлешеп аралашып утырганнар.

Риза Шәфи хезмәтендә полковник дәрәҗәсенә ирешкән. Ул илнең иминлеген тәэмин итү өчен техника булдыруга зур көч куйган. Шигърияттә дә аны Җир язмышы, кешеләр язмышы, дуслык, тугрылык, намуслык хисләре борчый. Туган халкы, милләтенең киләчәге хакында күп юллар яза. Үзе турында Риза Шәфи бер шигырендә болай язган:

“Ничек кенә яман карама,
Каһәрләмә, орма, каргама,
Тоз тутырма йөрәк ярама –
Хаклык сөйгән гади татар мин!”

Мансур Сафин

Мансур Сафин

“Аның шигырьләрендә тирән, фәлсәфи мәгънә ята”, дип билгеләде Чаллыдан килгән шагыйрь, тәрҗемәче Мансур Сафин. Алар икесе дә - хәрби. Шуңа да иҗатлары аваздаш.

Туган халкыңның, илеңнең иминлеген, хөрлеген үз гомереңнән дә өстен куеп яши белү - дип билгели тормыш девизын Риза Шәфи. Гимназиядәге кичәне алып баручылар татар теле укытучылары Рәсилә Габдрахманова белән Рәсимә Садыйкова шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын авторның шигъри юллары белән дәлилләп барды. Шигърият бәйгесе гимназия укучыларының чыгышлары белән бизәлде. Риза ага турында истәлекләре белән Татарстаннан килгән язучылар, шагыйрьләр Шаһинур Мостафин, Марат Закир, Мансур Сафин, Фәнис Нуретдин уртаклаштылар, үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар.

“Әле Риза Шәфинең иҗатына галимнәребез тарафыннан бәя бирелмәде” диде шагыйрь, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Гыймран Сафин.

Риза Шәфине искә алуга багышланган кичә Муса Җәлил китапханәсендә дәвам итте.

Ибраһим Биектаулы

Ибраһим Биектаулы

Биредә язучылар белән очрашуга укучылар, шигърият сөючеләр килгән иде. Очрашуда “Яңарыш” газетасы каршында инде күп еллар Риза Шәфи исемендәге иҗади берләшмәнең эшенә югары бәя бирелде. “Берлек яшьләрне иҗади яктан үстерүгә зур көч куя”, диде берләшмәнең җитәкчесе шагыйрь, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Ибраһим Биектаулы.

Сәхнәдә балалар чыгыш ясый

Сәхнәдә балалар чыгыш ясый

90 еллык тарихы булган “Казан утлары” журналы хезмәткәре Марат Закир укучыларны басманың агымдагы елның февраль санында Риза Шәфигә багышлап махсус бит чыгарылуын җиткерде. Берничә данә журналны һәм “Казан утлары”ның махсус чыгарылган тупламасын китапханәгә бүләк итте.

“Спартак” халык иҗаты йортында язучылар тамашачылар белән очрашты.

Риза Шәфи үсеп килүче буында милли хис тәрбияләүне беренче бурычы итеп саный. Шуңа да балалар өчен күп саны шигырьләр язып калдырган ул. Шуңа да 107нче һәм 116нчы бакчалардан татар телен өйрәнеп үсүче сабыйлардан башка кичәне уздыру һич тә мөмкин түгел иде. Аларның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул итте.

Әлфирә Низамова

Әлфирә Низамова

Удмуртиядә яшәп, иҗат итүче милләттәшләребезнең иҗатын бәяләү максатыннан беричә ел элек Риза Шәфи исемендәге премия дә булдырылды. Әлеге кичәдә премия “Яңарыш”тагы мәкаләләре өчен аның мөхәррире Рәмзия Габбасовага, әле генә Казанда чыккан методик ярдәмчекләр китабы өчен Әгерҗедән Әлфирә Низамовага Риза Шәфи исемендәге премия тапшырылды.

Гөлфия Исхакова

Гөлфия Исхакова

Залда Риза Шәфи исемендәге премияне беренчеләрдән булып алган, шулай ук беренче иҗат дәресләрен дә Риза агадан алган Воткинскидан шагыйрә Гөлфия Исхакова да бар иде. Гөлфия ханым үзенең дә, кызы Гүзәлнең дә иҗатка бирелүендә олпат шагыйрьнең ярдәме бихисап булуын җиткерде.

Риза Шәфи истәлегенә кичәләрне “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре оештырды. Аның сәбәбен газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова болай аңлатты:

Риза Шәфи исемендәге премия Рәмзия Габбасовага тапшырылды

Риза Шәфи исемендәге премия Рәмзия Габбасовага тапшырылды

“Туган тел, Риза Шәфи, “Яңарыш” газетасы - боларны бер-берсеннән аерып булмый. Риза ага газета белән һәрдаим элемтәдә торды. Еш кына мәкаләләр язды. Татар язучылар берлеген Удмуртиядә дә булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шуңа да без Риза Шәфинең юбилеен уздыруны үз җилкәбезгә алдык”.

Кеше китә – җыры кала ди халкыбыз. Дөрестән дә, Риза Шәфи сүзләренә язылган җырлар сәхнәдән еш яңгырый. "Спартак"та узган кичәдә дә Татарстан, Удмуртия, Башкортстанда узган җыр бәйгеләрдә җиңү яулаган, әле шушы көннәрдә генә Удмуртия республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган халкыбызның яраткан җырчысы Таңсылу Бәйрәмгулова Риза Шәфи сүзләренә Раиф Баһаветдинов иҗат иткән җырны башкарды.

XS
SM
MD
LG