Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу китап татарның күзен ачачак"


Казанда “Далалар империясе” тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

Казанда “Далалар империясе” тәкъдим ителде

1 мартта Казанда француз тарихчысы Ренэ Гроссеның “Далалар империясе” (“Империя степей”) китабы тәкъдим ителде. Чара Бөтентатар иҗтимагый үзәгендә оештырылды. “Далалар империясе” китабы Казанда “Слово” нәшриятында 500 данә белән бастырылган. Әсәрне француз теленнән рус теленә АКШта яшәүче галим Вил Мирзаянов тәрҗемә иткән. Китапта Урта Азия территориясендә барлыкка килгән скиф, сармат, һуннар империясе, Алтын Урда дәүләте һәм аннан соңгы чорлар урын алган.

Китап тышлыгы
Китап тышлыгы
“Далалар империясе” Вил Мирзаяновның чираттагы күләмле тәрҗемә эше. Моңа кадәр ул Отто Маенхен-Гельфенның тәмамланмаган “Һуннар дөньясы” исемле кулъязмасын инглиз теленнән тәрҗемә итеп 2010 елда Казанда бастырып чыгаруга ирешкән иде.

Тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров Азатлыкка әйтүенчә, Ренэ Гроссе бу китабында дөньякүләм империяләр тудыручы халыклар бик аз дип яза һәм шуларның берсе итеп татар-монголларны китерә. Галим фикеренчә, бу китап татарга дөрес мәгълүмат бирүгә юл ача.
XS
SM
MD
LG