Accessibility links

Стәрлебашта Уфа белән Казан әдипләре очрашты


Хисаметдин Исмәгыйлев
Хисаметдин Исмәгыйлев

Җомга көнне Башкортстанга Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре иҗат сәфәренә килде. Кунаклар Стәрлебаш районы үзәгендә оештырылган “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә катнашты. Шулай ук алар шушы төбәкнең талантлы язучысы Хисаметдин Исмәгыйлевнең иҗат кичәсендә хөрмәтле кунак булды.

Казаннан ике республика әдипләре очрашуына Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, танылган шагыйрь Рафис Корбан җитәкчелегендәге зур вәкиллек килгән. Уфа әдипләре төркемен Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Риф Тойгынов җитәкли.

Стәрлебаш районы элек-электән укымышлы кешеләре, талантлы каләм әһелләре күп булуы белән дан тота. Шушы төбәктән читкә китми генә иҗат итүчеләр бүгенге көндә дә дистәләрчә. Аларның әсәрләре төрле җыентыкларда һәм журналларда дөнья күрә. Алар, нигездә, шушы төбәкнең татар милли хәрәкәте әйдаманы, Мифтахетдин Акмулла исемендәге фондның җитәкчесе Ягъфәр Хисмәтуллин тырышлыгы һәм матди ярдәме белән басыла.

Әле Стәрлебаш районы үзәгендә ике республика әдипләренең “түгәрәк өстәл” сөйләшүе оештырылды. Анда катнашучылар Татарстан белән Башкортстан язучыларының хезмәттәшлеген, иҗади-дустанә аралашуын киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышты, байтак эшлекле тәкъдимнәрен яңгыратты. Узган ел азагында Стәрлебаш төбәге каләм осталарының байтак әсәрләре “Казан утлары” журналында басылып чыкты. Бу башлангыч киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Кичен Стәрлебаш районы мәдәният сараенда Турмай авылында яшәүче талантлы язучы Хисаметдин Исмәгыйлевнең иҗат кичәсе булып үтте. Ул аның 60 яшьлек юбилеена багышланган. Хисаметдин әфәнде гаять милләт җанлы шәхес. Районның татар иҗтимагый үзәге рәисе буларак, әллә күпме файдалы чаралар оештыра ул.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге фонд идарәсе әгъзасы буларак та игелекле эшләре белән мәгълүм милләтнең булдыклы улы. Аның юбилей иҗат кичәсе Казаннан һәм Уфадан килгән кунакларның чыгышлары белән аралашып барды. Сәнгать осталарының милли җыр-моңнарны, дәртле биюләрне башкаруы бәйрәмне тагын да ныграк бизәде.
XS
SM
MD
LG