Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шахназаров Казан мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе булачак


Карен Шахназаров
Карен Шахназаров
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда “Мосфильм” киноконцерны башлыгы Карен Шахназаров белән очрашты.

Очрашу барышында Шахназаров Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе булырга ризалык биргән дип хәбәр итә Татарстанның рәсми интернет сәхифәсе.

Шахназаров Татарстанда кино сәнгатен үстерү өчен талантлы яшьләрне Русия дәүләт кинематография университетында (ВГИК) милли студиядә укытырга тәкъдим иткән.

Аның сүзләренчә, талантлы яшьләрне, булачак режиссерларны, операторларны, сценарий язучыларны Мәскәүгә укырга җибәрергә кирәк, бары тик шул юл белән генә үзеңнең кинематографны булдырып була.

“Татаркино” чакыруы белән килгән режиссер кичә Казанда “СССРда мәхәббәт” фильмын тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG