Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Яблоко" фиркасе каршылык чарасы уздырды


Пикетта катнашучылар. Уфа, 2 март 2013
Пикетта катнашучылар. Уфа, 2 март 2013

2 март Уфада Черниковка бистәсендәге “Химиклар” мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Яблоко" фиркасенең торак-коммуналь мәсьәләләр уңаеннан оештырылган каршылык чарасы узды. Анда кырыкка якын кеше катнашты.

Пикетка чыгучыларның кулларында: “Без медицина, мәгариф һәм мәдәниятне коммерцияләштерүгә каршы!”, “Спорт һәм балалар мәйданчыкларын – балаларга!”, “Җирләр, юллар – халыкка!”, “Халык түли, алар симерә”, “Халыкның Конституция хокукларын бозуны туктатыгыз!”, “Бердәм Русия фиркасе ялган, караклык, җинаять һәм коррупция оясы!” кебек шигарләрне күрергә була иде. Чыгыш ясаучылар коммуналь түләүләрнең югары булуына борчылу белдерделәр, хакимиятнең, депутатларның халык хәленә кермәвен билгеләделәр.

"Яблоко" бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин чыгыш ясый
"Яблоко" бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин чыгыш ясый
“Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин: “Шәһәр шурасындагы 36 депутатны Башкортстан президенты безнең шәһәр командасы дип атый. Мин аларны безнең шәһәрнең бандасы дип атар идем”, диде.

“Сул фронт” хәрәкәте лидеры Дмитрий Чувилин: “Халыкны алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табалар. Хәзер йортлардагы гомум чыгымнар дип акча алу башланды. Мәсәлән, ике катлы бер йортта янган алты лампа өчен алар мең лампа янган хакны алганнар. Зур йортларда яшәүчеләрдән кечкенә генә бер завод яндырган энергия хакын суыралар”, диде.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда Русия Конституциясен, федераль һәм кеше хокуклары буенча халыкара кануннарны үтәргә чакырылган. Торак түләүләргә халык контролен көчәйтү, торак, экология, социаль проблемаларны мәгълүмат чараларында гадел яктырту, балалар, спорт мәйданчыкларын төзелеш оешмаларына бирүгә каршы булулары әйтелгән.

ТИҮ әгъзалары пикетта
ТИҮ әгъзалары пикетта
Чарада Татар иҗтимагый үзәгеннән дә берничә кеше катнашты. Без аларның фикерләрен белештек.

Фәнәвис Зиянгинов: “Коммуналь түләүләр артканнан-арта бара. Хәзер аларны түләргә пенсия дә җитми башлады. Коммуналь түләүләр артуына хакимият түрәләре гаепле. Гаеплеләр җавап бирергә, халык яшәр шартлар тудырылырга тиеш! Мин шуны таләп итеп чыктым”, диде.

Милли хәрәкәт активисты Динә Габдрахманова:“ Утка, суга, электрга түләүләр арта. Җәмәгатьчелек транспортында йөрү хаклары да үсә. Очын-очка ялгавы бик кыен. Бу ил халкын һич тә уйламый. Халык боларны алдагы сайлауларда аларның исләренә төшерер дип уйлыйм. Дөрес, гадел сайлаулар булганы юк, булган очракта халыкка каршы эшләүче түрәләр һәм депутатларны себереп түгәр идек”, диде.

Татар иҗтимагый үзәгенең яшьләр комиссиясе рәисе Алмаз Хәбибуллин: “Без, Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре, торак-коммуналь түләүләрдәге мутлашуларны, коррупцияне ачыклауны, гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыруны таләп итеп чыктык. Бу “Яблоко” фиркасенең республика парламентына сайлаулар узасы елда үзен күрсәтүе түгел, ә халык мәнфәгатенә үткәргән чарасы. Югыйсә, социаль проблемны күтәрүләргә дә хәзер сәяси төс бирергә торалар”, диде ул.

Пикеттагы шигарләр
Пикеттагы шигарләр
XS
SM
MD
LG