Accessibility links

Казанда песиләр күргәзмәсе узды


Казанда песиләр күргәзмәсе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:58 0:00

Казанда песиләр күргәзмәсе

Бу ялларда Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында халыкара песиләр күргәзмәсе узды. Затлы мәче токымнарын күрү генә түгел, сатып алу да мөмкин иде.

Күргәзмәдәге песиләрнең күп өлешен хуҗалар үзләре күрсәтте. Оештыручылар төрле бәйгеләр дә уйлап тапкан: иң матур йөзле песи, иң озын койрыклы, иң йомшак, иң җитез.

Татарстанда гына түгел, Русиядә дә сирәк очрый торган токымнар да тәкъдим ителде. Мәсәлән, зурлыгы белән күбрәк кыргый мәчене хәтерләткән мейн-кун токымлы песи. Аның бәясе 100 мең сумга җитә. Күргәзмәгә аны алып килгән Наташа әйтүенчә, мейн-кун мәчеләр арасында иң зур токым булып санала.

Сфинкс токымлы песиләрне берәүләр читтән әйләнеп узарга тырыша, ә икенчеләр соклану хисләрен яшермичә минутлар буе карап торырга әзер. Бу токымның сере песинең рәвешеннән гыйбарәт. Сфинкс токымы песиләре йонсыз булулары белән аерылып тора. Сфинксларның өч төрлесе билгеле: Дон сфинксы, Канада сфинксы һәм Петербур сфинксы. Күбесенчә, Канада сфинксы киң танылу алган, аның килеп чыгуына 40 елдан артык. Калган икесе әле 15 ел элек кенә чыгарылган.

Күргәзмәдә 150гә якын мыраубатыр һәм мыраубикәләр катнашты. Затлы мәче токымнарын күрү генә түгел, хәтта сатып алу да мөмкин иде. Хаклар шактый кыйммәт - 5 мең сумнан 30 меңгә кадәр.

Биредә песиләрне бушка да алып була иде. Йортсыз җанварларны волонтерлар төркеме тәкъдим итте. Дөрес, болары затлы токым вәкилләре түгел иде.
XS
SM
MD
LG