Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:02
18 яшьлек Эльмира Әбдрәзакова “Русия гүзәле 2013” бәйгесендә җиңү яулады.

Бәйгенең финал өлеше шимбә кичендә Мәскәүнең «Барвиха Luxury Village» концерт залында узды. Бәйгедә Русиянең төрле төбәкләреннән 50 гүзәл катнашты.

Эльмира Кемерово өлкәсенең Междуреченски шәһәреннән, укытучылар гаиләсеннән, Себер тимер юл университетында укый.

Русия гүзәленә бер миллион доллар кыйммәтле таҗ, 100 мең доллар акчалата бүләк һәм машина тапшырылган. Акчалата бүләкне Эльмира үзенең шәһәренә һәм мәктәбенә ярдәмгә тотачагын әйткән.

Эльмира Әбдрәзакова “Дөнья гүзәле” һәм “Галәм гүзәле” бәйгеләрендә Русияне вәкиллек итәчәк.

XS
SM
MD
LG