Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дальний" эшен тикшерү июльгә кадәр озайтылды


"Дальний" полиция бүлеге хезмәткәрләренә ачылган җинаять эшен тикшерүгә бирелгән вакыт 11 июльгә кадәр озайтылды. Гаепләнүчеләр җинаять эше белән танышып өлгермәгән.

Гаепләүләр сигез кешегә белдерелгән. Бүлек башлыгының элекке урынбасары Фаил Сабирҗанов, эзләү бүлеге башлыгының элекке урынбасары Алмаз Василов, хезмәткәрләр Рамил Әхмәтҗанов, Әмир Шәрифуллин, Илнар Ибатуллин һәм Денис Васильев һәм Айнур Рахматуллин сак астында тотыла. Александр Фадеев шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарылган.

Узган елның сентябрендә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе "Дальний" эше белән бәйле полиция хезмәткәрләре Илшат Гарифуллинны 2 ел 6 айлык, Рамил Нигъмәтҗановны 2 еллык төрмә җәзасына хөкем иткән иде. Мәхкәмә аларны вазифаи вәкаләтләрне арттыруда гаепләде.
XS
SM
MD
LG