Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:42

ГУЛАГта татарлар сан ягыннан дүртенче урында булган


1933 елда совет Украинасындагы Һолодомор корбаннары

1933 елда совет Украинасындагы Һолодомор корбаннары

Сталин чорында Советлар Берлеге халкының бер өлеше ГУЛАГ лагерьларында кырылса, атып үтерелсә, миллионнарча кеше махсус оештырылган ачлыктан һәлак була.

Совет архивларының бер өлеше киң җәмәгатьчелеккә ачылганнан соң ГУЛАГ лагерьларындагы һәм колонияләрендәге тоткыннар саны турында НКВД документлары басылып чыга башлады. 1930-1953 еллардагы тоткыннар саны турында мәгълүматлар һәр елның 1 гыйнвар көнендәге саннарга нигезләнә. Әмма бу саннар чынбарлыкны чагылдырмый, чөнки алар ГУЛАГ системы аша күпме тоткын үткәнен күрсәтми. Мисал өчен, 1943 елда ГУЛАГ системы аша 2 миллион 421 мең чамасы тоткын үткән дип теркәлгән булса да, ел башындагы һәм ел ахырындагы саннарга караганда, тоткыннар саны 1,5 миллионнан 1,2 миллионга төшкән дип күренә.

Өстәвенә, ГУЛАГта яки сөргендә үлгәннәр саны турында кабул ителерлек статистика мәгълүматлары әле дә юк. Андый мәгълүматлар чыкканчыга кадәр Тоткыннарны теркәү бүлеге архивындагы мәгълүматларга гына нигезләнергә туры килә. Ул мәгълүматлар ГУЛАГта һәр елдагы үлүчеләр турындагы хисапларга нигезләнә. Әмма бу хисапларга төрмәләрдә һәм юлда үлүчеләр кертелмәгәнгә охшый. Һәрбер аерым лагерьдагы саннар нигезендә түгел, НКВДның гомуми хисапларына нигезләнеп тупланган бу хисапка шулай ук махсус сөрген урыннарындагы саннар да кертелмәгән. Шуңа күрә түбәндәге графика чынбарлыкның бары бер өлешен генә чагылдыра.

Түбәндәге графикада ГУЛАГ лагерьларындагы һәм колонияләрендәге тоткыннар саны милләткә карап бүленгән. Һәр елның 1 гыйнвар көне саннарына нигезләнүче бу мәгълүматка караганда, ГУЛАГта татарлар сан ягыннан урыс, украин һәм беларуслардан гына калышып дүртенче урында, башкортлар төрле елларда 11-13 урыннарда булган.

ГУЛАГ системы кеше үз теләге белән барып эшләргә теләмәгән урыннарга бушлай хезмәт куллары китерергә дә ярдәм итә. Шул рәвешле миллионнарча кеше кырыс шартларда бушлай авыр физик эшләргә җибәрелә. Илнең төрле урыннарында ачылган күпсанлы ГУЛАГ лагерьларының бер өлеше – Воркутадагы хезмәт лагерьлары Төньяк котып боҗрасыннан 150 чакрым өстәрәк Урал тауларының төньягында ташкүмер чыгару өчен 1931 елда төзелә. 25 ел дәвамында биредә тоткыннар һәм сөргенгә җибәрелгәннәр эшләп мәңгелек туң җирләрен Советлар Берлегенең иң зур ташкүмер чыганагына әверелдерә. Бу комплекс зурайганнан зурая барып үз эченә 20-дән артык шахтаны, шахтер авылларын, электр станцияләрен, тимер юлларны һәм яңа төзелгән Воркута шәһәрен ала. Хәзерге Воркута шәһәре – икътисады бик авып хәлгә калган, коррупциягә һәм ярлылыкка чумган урын. Бу фотоларда Воркутаның ГУЛАГ иң көчле булган чактагы һәм хәзерге хәле сурәтләнә.


Миллионнарча халык ГУЛАГ лагерьларында кырылса, атып үтерелсә, тагын миллионнарча кеше махсус оештырылган ачлыктан һәлак була. Советлар Берлегендә никадәр кешенең 1930 еллар башындагы ачлыктан үлгәнлеген санап чыгару инде мөмкин түгелдер. Андый хисап эшләре алып барылмаган. Шулай да 1937 елгы җанисәп нәтиҗәләре илдә халык санының көтелгәннән сигез миллионга азрак булып чыгуын күрсәтә. Бу кимүгә халыкның ачлыктан кырылуы һәм туачак дип көтелгән, әмма тумый калган балалар зур өлеш керткән. Сталин бу җанисәп нәтиҗәләрен яшерергә куша һәм җанисәпне үткәрүчеләрне үтертеп яңадан “дөрес” җанисәп оештырырга куша.

1933 елда еш кына совет рәсмиләренең хосусый сөйләшүләрдә ачлыктан 5,5 миллион кешенең үлүе турында әйткәннәре мәгълүм. Әмма бу сан да киметелгән булырга мөмкин. Бер демографик тикшеренү Украинада ачлыктан 2,5 миллион кешенең үлгәнлеген күрсәтә. Бәйсез Украина хакимиятләре исеменнән оештырылган икенче бер демографик тикшеренү Украинада ачлыктан 3,9 миллион кешенең үлгәнлеген күрсәтә. Күп кенә абруйлы галимнәрнең исәпләүләренә караганда, дөреслек кайдадыр шушы саннар арасында булырга тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG