Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баулыда Яруллиннар гаиләсенә һәйкәл куелачак


Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:47 0:00

Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе

9 февральдә шагыйрь, драматург Фәнис Яруллинга 75 яшь тулган булыр иде. Дүшәмбедә Камал театрында әдип истәлегенә шигъри-музыкаль кичә узды.

Язучыны искә алу кичәсенә иҗатташ дуслары, туганнары, якташлары һәм иҗат сөючеләре җыелды. Кичәдә төрле кызыклы фикерләр дә яңгырады. Мәсәлән, Баулы районы хакимияте башлыгы Альберт Хәбибуллин тиздән Баулыда Фәнис Яруллин һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханымга һәйкәл куелачагы турында игълан итте.

“Киләчәктә Баулының үзәк урамнарының берсендә данлыклы якташыбыз хөрмәтенә һәйкәл куярга ниятлибез. Бу һәйкәл Фәнис абый белән Нурсөя апага гына түгел, ә зур хәрефтән Гаиләгә багышланган булачак”, диде ул.

Якташлары искә алуынча, Фәнис абый һәм Нурсөя ханым Баулыга даими кайтып торганнар. Шагыйрьнең туган авылы Кызылъяр мәктәбе аның исемен йөртә, шунда ук музей эшләп килә.

Кичәдә Фәнис Яруллин исемендәге яшь каләм осталары бәйгесен уздыру тәкъдиме дә яңгырады. Концертны Фәнис Җиһанша һәм Айсылу Лерон алып бардылар. Шигырьләрне Камал театры артистлары укыды. Миңгол Галиев, Гөлнара Тимерҗанова, Сәнифә Рангулова һәм Рамил Миндияр Фәнис Яруллин шигырьләренә язылган җыр
XS
SM
MD
LG