Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:40

Шамил Усманов


Шамил Усманов (1898-1937) – татар язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы каһарманы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Шамил Хәйрулла улы Усманов (1898 елның 26 декабре – 1937 елның 3 декабре) татар язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы каһарманы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Тормыш юлы

Шамил Усманов (1898-1937)

Шамил Усманов (1898-1937)

Шамил Усманов 1898 елның 26 декабрендә Сарытау губернасының Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәлдәнге авылында мөгаллим Хәйрулла-хәзрәт гаиләсендә туа.

1906 елда аның әтисе, гаиләсен ияртеп, башта Әстерхан шәһәренә, аннары, берничә ел анда торганнан соң, Оренбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә эшләргә күчә. Шамил шунда мәдрәсәнең урта сыйныфын, аннары 1914 елда һөнәр училищесын тәмамлап, Февраль инкыйлабына кадәр Акчуриннарның Сембер губернасындагы хәрби максатындагы Гурьевка һәм Зөябаштуку фабрикасында слесарь булып эшли.

1917 елның мартында ул большевиклар фиркасе сафына баса һәм урындагы оешмасының карары буенча Сызран тимер юл депосына эшкә күченә. Шул ук елның ноябрендә Казан хәрби округы Шамил Усмановка Сызранда торган частьлардагы фронтовик солдатлардан һәм эшчеләреннән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Шамил Усманов җитәкчелек иткән бу гаскәри часть 1918 елның маенда Көнчыгыш фронтка җибәрелә һәм, башта Оренбурдагы татар-башкорт гвардиячеләре белән, аннары Актүбә шәһәрендәге әсир маҗар, поляк һәм алман үзиреклеләре белән бергә кушылып, «Өченче Интернационал легионы» дигән исем астында Актүбәдән Оренбурга кадәр сугышчан юл уза һәм 1919 елның 22 гыйнварында Оренбург шәһәрен Дутов бандаларыннан азат итә. Бу героик сәфәр вакытында Шамил Усманов, Интернационал легионының комиссары буларак, үзен оста һәм батыр хәрби юлбашчы итеп таныта. 1919 елның мартында республика Хәрби-революцион советы Шамил Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе татар бригадасына комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, шул ук елның октябреннән ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге начальнигы итеп раслана һәм бу хезмәтен коллегия яшәүдән туктаганчы дәвам иттерә. Сәяси бүлектәге Ш. Усманов эшенең икенче зур юнәлеше – нәшрият. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы – «Кызыл армия» газетасына яңа авторлар, журналистлар табуга күп көч түгә, берара үзе мөхәррирлек итә. Газетта Шамил Усмановның Совет Татарстаны җөмһүриятен төзү проблемаларына багышланган мәкаләләр басыла. Татарстан республикасы турында Декрет чыккач, аның вакытлы органы буларак Инкыйлаби комитет төзелә, Ш. Усманов анын секретаре итеп билгеләнә. Бу органның төп максаты Татарстан Советларының Учредительный корылтаен җыю хәзерләү була. Бу эштә артык мөстәкыйль эш йөрткәнлектән (ул һәм көрәштәшләре корылтайда күпчелек делегатларның татарлардан булуын тәэмин итәргә ниятләгән), урыс шовинистлары оялаган Казан губернакомитеты аны, И. Фирдәвесне һәм И. Казаковны эштән читләштерә. Ш. Усманов Төркестан фронтына мобилизацияләнә. 1922 елга кадәр Төркстан фронты Хәрби–революцион советы әгъзасы.

Кире Казанга 1922 елның мартында кайта. 1925га кадәр Ш.Усманов, Татарстан Республика Революцион комитеты сәркатибе, Казандагы Уналтынчы мөселман пехота курсларында политбүлек начальнигы һәм Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Шул чорда аңа дивизия комиссары дигән хәрби исем бирелә.

1925-1926 елларда Шамил Усманов Мәскәүдә Хәрби академия каршындагы курсларда укый, аннары, Ташкентка җибәрелеп, Көнчыгышны өйрәнү институтының хәрби курсларында политбүлек начальнигы булып хезмәт итә. 1927 елда Шамил Усманов Хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм радиостанция төзү буенча республика халык Комиссарлары Советының махсус вәкиле булып эшләгәннән соң, 1930 елдан башлап тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.

Әдәби иҗат

Шамил Усманов – әдәбият мәйданына турыдан-туры гражданнар сугышы эченнән, совет хөкүмәте өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән кызыл гаскәр арасыннан күтәрелеп чыккан язучыларның берсе. Аның тәүге иҗат тәҗрибәләреннән булган «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» драмалары сугышның иң кызган чорында – 1919 елдаязыла һәм кулъязма хәлендә фронт сәхнәләрендә уйналып йөри.

1920 еллардан башлап Шамил Усманов проза жанрында актив иҗат итә. Әсәрләре нигездә инкыйлаб, гражданнар сугышы, совет хөкүмәте өчен көрәш тематикасын киң яктыртуы белән характерлы. «Ил кызы» (1923), «Краском мәхәббәте» (1923), «Өч снаряд белән», «Бирегез тупны кире!», «Ай чыкканчы», «Зур түрә» (дүртесе дә 1927 елда язылган), «Идел буйлап» (1929), «Көчле мандат» (1929) кебек хикәяләр әнә шундыйлардан. Әдипнең бер төркем хикәяләрендә инкыйлабка кадәрге эшчеләр тормышы сурәтләнә, гади хезмәт кешеләренең гаделлеккә, бердәмлеккә омтылулары, эшчеләр арасында милләтара дуслык мөнәсәбәтләре урнаша һәм ныгый баруы хакында сөйләнә («Эшче кызы Нина», 1922; «Фабрика анасы», 1926, «Таң», 1927; «Тиң түгелләр», 1927 һ.б.)

Шамил Усманов 1923-1925 еллар арасында үзенең зур әсәре – «Легион юлы» («Тургай далаларында») исемле дилогиясе өстендә эшли.

Шамил Усманов маҗара жанрында язылган һәм укучылар арасында популярлык казанып, заманында төрле телләргә тәрҗемә ителгән «Памирдан радио» (1925) исемле хыялый повесте да бар.

Драматург буларак, әдип 1932 елда үзенең җитлеккән сәхнә әсәрләреннән «Кичеккән фәрман» исемле пьесасын яза. 1934–1935 елларда ул Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.

Шамил Усманов татар әлифбасын үзгәртеп кору, интернациональ тел – эсперанто популярлаштыру, республикада радиолаштыру эшләрен киңәйтү кебек иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә һәм әдәбият–сәнгатьнең актуаль проблемаларына багышланган мәкаләләре белән дә 20-30нчы еллар татар публицистикасында күренекле урын тота. Шамил Усманов – Татарстан радиокомитетының беренче җитәкчесе һәм дикторы.

Шамил Усманов 1937 елның 3 декабрендә Казанда җәзалап үтерелә.

Википедия язмасы: Шамил Усманов
XS
SM
MD
LG