Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанга халык яраткан мөфти кирәк"


"Безгә лаеклы мөфти кирәк"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:49 0:00

"Безгә лаеклы мөфти кирәк"

5 мартта Казанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Татарстан диния нәзарәте тирәсендәге хәлләр уңаеннан ялгыз пикет уздырды.

Наил Нәбиуллин Бауман урамында оештырган пикетта, “Татарстанга мөфти итеп лаеклы, халык хөрмәт иткән, яраткан, фетнә тудырмас имам кирәк. 2012 елгы вакыйгалар кабатланмасын өчен!”, “Артиста – Фаизова в отставку”, “С муфтием Камилем Самигуллиным откажемся вместе от достижений прогресса, вернемся 18 век! Ура товарищи! За нового муфтия исламиста и консерватора! Даешь турецкий ислам в Татарстан!”, дигән һәм башка шигарләр күтәреп торды.

Ул бу пикетны оештыру максатының Татарстан диния нәзарәте тирәсендә барган хәлләргә үз фикерләрен белдерү икәнен әйтте.

“Безгә билгеле булганча, Татарстанга тиздән яңа мөфти сайлаячаклар. Әйтүләренә караганда, мөфти вазифасына Мәскәү тарафыннан Камил Сәмигуллин исемле бер кеше тәкъдим ителә. Без аның бик кадими, антилибераль агым әгъзасы булуын ишеттек. Бу агым Татарстанга һәм мөфтияткә тагын да зуррак таркаулык китерер дип уйлыйбыз. Безнеңчә, Татарстан мөселманнары арасында фетнә чыгару кирәк түгел. Без Татарстанда мөселманнарның берләшүен телибез.

Без Татарстан мөфтие булып халык яраткан, халык хөрмәт иткән кандидатларның сайлануын телибез. Әйтик, Рамил Юныс бар, Мансур Җәләлетдин бар. Бездә мөфти булырга лаеклы имамнар бар бит.

Хәзерге мөфти үз вазифасыннан китәр дип уйлыйм. Чөнки аны Татарстанда яратмыйлар, ул бит республикабыздагы мөселманнарны таркатты. Ягъни, безгә лаеклы, үзе татар булган һәм татарча белгән, халык яраткан мөфти кирәк”, диде Наил Нәбиуллин.

Ярты сәгать чамасы дәвам иткән пикет тыныч үтте. Наил күтәргән шигарләрне килеп фотога төшерүчеләр дә булды.
XS
SM
MD
LG