Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан диния идарәсе пленумында мөфти вазифасын үтәүче билгеләнәчәк


Татарстан мөселманнарының дини идарәсе пленумы 6 март Казанда үтәчәк.

Анда мөфти Илдус Фәизнең идарә рәислегеннән китүе һәм вакытлыча бу вазифага кемнең билгеләнүе каралачак. Бу көннәрдә Төркиядән дәваланып кайткан мөфти Илдус Фәиз сәламәтлеге аркасында бу урыннан китү теләген белдергән, дип хәбәр ителә.

Шулай ук пленум утырышында яңа мөфтине сайлар өчен Татарстан мөселманнары корылтаен уздыру көне дә билгеләнер, дип көтелә.

Бүгенге көндә Татарстан мөфтие вазифасын аның урынбасары Габдулла Әдһамов башкара. Шулай ук бу урынга "Тынычлык" мәчете имамы 28 яшьлек Камил Сәмигуллинның да билгеләнү ихтималы бар, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG