Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:08

Самарда милли-мәдәни үзәкләр каршындагы футбол такымнары арасында бер ай буена ярышлар узды. Һәр милләт бер генә команда тәкъдим иткән булса, татарлар икене куйды. Бер команданы “Дуслык” җәмгыяте әзерләде, икенчесен – Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте. Мохтарият үзенең командасына “Идел” атамасын биргән иде.

Оештыручылар да хәйләкәр булып чыктылар: уеннарның башында ук ике татар командасын ярыштырып, берсе калды – ул “Идел” булды. “Идел” көндәш татарларын 7:1 исәбе белән отып үзенең зур көрәшкә лаеклылыгын аклады.

7 февральдә “Идел” грузиннарның бик көчле командасы “Джорджия" белән уйнады. Кайнар йөрәкле грузиннарны татар егетләре 9:6 исәбе белән оттылар.

Казакъларның “Кайрат”лары милләттәшләрендә дан казанганы билгеле. Казакъ җанатарлары тавышыннан зур зал зыңгылдап торды. Татарлар да калышмады. “Идел” казакъларны отты һәм финалга чыкты.

3 мартта Самарның МТЛ АРЕНА бинасында кече футбол буенча финал ярышлары узды. Монда инде көчлеләрнең-көчлеләре җыелган иде.Татар егетләре яһүдиләрне 4:0 исәбе белән оттылар. Кыргызларны да җиңеп финалга чыктылар.

Ярыш барышы

Ярыш барышы

Финалда “Идел” такымы казакълар белән очраштылар. Иделлеләр ак киемдә уйнап күзгә ташланып тордылар. Егетләрнең физик яктан көчле икәннәре күренде. Тренерлары Җәмил Шәрипов үзен гаҗәеп тыныч тотып һәммәсенә төгәл киңәшләрен бирде. Егетләр дә абыйларының күзләренә генә карап тордылар. Татар егетләренең көчлелеге, җитезлеге, һөнәри хәрәкәтләре һәм тупка төгәл тибә белүләре уңышка китерде. “Идел” такымы җиңде.

Бүләкләү тантанасы узгач, Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиулловтан алдагы проектлары турында кызыксындык.

Тренер Җәмил Шәрипов һәрберсенә аерым күрсәтмә бирә

Тренер Җәмил Шәрипов һәрберсенә аерым күрсәтмә бирә

“Барчасы да план буенча бара. Әле генә “Яктылык”та егетләр арасында көрәш бәйгесе уздырган идек. Менә хәзер кече футболда зур уңышка ирештек. Җәен волейбол буенча да ярышлар оештырырга исәп. Максатым – спорт аша да татарның дәрәҗәсен үстерү. Игътибар иткәнсездер, барлык командалар да чуар киемнән. Татарлар ап-ак киемнән. Бу милләтебезнең пакьлеген күрсәтә торган бер фрагмент. Аркаларындагы “Идел” сүзе дә татарлыкны күрсәтүче бер символ.

13 апрельдә Литвинов исемендәге мәдәният Сараенда Габдулла Тукайның туган көненә багышлап балалар фестивале уздырабыз. Казаннан Кәрим Тинчурин исемендәге драма театрын “Шүрәле” спектакле белән чакырдык. Футболда җиңүче булган егетләребезне халык алдында сәхнәгә күтәреп бүләкләр бирәчәкбез. Татарлар асыл егетләребезне күрергә һәм үрнәк алырга тиешләр”, диде Минәхмәт Хәлиуллов.

XS
SM
MD
LG