Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыклар дуслыгы йорты татар кичәләренә чакыра


Халыклар дуслыгы йорты татар кичәләре башлый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

Халыклар дуслыгы йорты татар кичәләре башлый

Казандагы Халыклар дуслыгы йорты 7 марттан татар кичәләре уздыра башлый. “Дуслар җыелган җирдә” дип аталучы яңа проект һәр атнакич 18.30да нинди дә булса әдәби-музыкаль кичә уздыруны күздә тота.

Халыклар дуслыгы йортының чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хәлимова алга таба мондый кичәләрнең даими уздырыла башлаячагын әйтте. “Бу проект белән без татар халкына үзенчәлекле кичә тәкъдим итү белән беррәттән, әле күптән түгел генә ачылган Халыклар дуслыгы йортын да таныту мөмкинлегенә ирешәчәкбез. Без монда һәрвакыт өлкән яшьтәге җырчылар белән яшь җырчыларны чакырып үзара аралаштырачакбыз, кичәдә катнашучылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирә алачак. Җырчылар исә үзләренең тормыш юлларын сөйли алачак. Гомумән чара бары тик концерттан гына гыйбарәт булмаячак. Һәм менә бу ягы белән Халыклар дуслыгы йортында узачак кичәләр, Казандагы башка кичәләрдән аерылып торачак”, дип белдерде ул.

Халыклар дуслыгы йортында 7 мартта оештырылачак беренче татар кичәсе Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга багышланачак һәм “Эх гүзәлкәйләр”, дип аталачак. Билет бәясе 250 сум.
XS
SM
MD
LG