Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэла президенты Уго Чавес вафат


Венесуэла президенты Уго Чавес
Венесуэла президенты Уго Чавес
Мәгълүмат агентлыклары Венесуэла вице-президенты Николас Мадуро белдерүенә нигезләнеп президент Уго Чавесның вафаты турында хәбәр итте. Бу хәбәрне Мадуро илнең сәяси һәм хәрби җитәкчеләренә сишәмбе кич игълан итте.

Ил белән 14 ел идарә иткән 58 яшьлек Чавес яман шеш операциясеннән соң сулыш юллары чире белән авырды.

Чавес узган елның октябрь аенда яңа алты еллык мөддәткә президент итеп сайланган иде. Аның 10 гыйнварга билгеләнгән инаугурацияcе кичектерелде.

2010 елда Чавес рәсми сәфәр белән Мәскәүдә булып Русия белән энергия, нефтегаз сәнәгате, хәрби-техник һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүләр төзеп китте.
XS
SM
MD
LG