Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:16

Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре үтте


22 февральдән алып 3 мартка кадәр Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре үтте.

Өлкәдә татар мәдәнияте көннәре Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында өлкә мәдәният департаменты һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчелегендә, өлкә, район һәм шәһәр татар милли-мәдәни автономияләре, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге, “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты оештыруында “Себер йолдызлары” дип аталган концерт белән тантаналы рәвештә ачылды. Быелгы мәдәният көннәренең төп бизәге итеп оештыручылар ел ярым буе телетамашачыларны куандырган “Себер йолдызлары” телетапшыруында катнашучы сәләтле якташларыбызны күрсәтергә булдылар. Хәер, күрсәтү дип әйтеп булмас иде инде аны. Алар барысы да халык күңелендә үз урынын табарга өлгергән билгеле шәхесләр. Җәмилә Рәхимова, Әбүзәр Миннебаев, “Әхтәмушки” халык җыр төркеме, “Шытыр-шатыр” балалар ансамбле һәм башкаларның иҗатлары өлкәдән читтә дә билгеле.

- Рәхимова, Наҗия Хәкимова, Рөстәм Русин, Сәкинә Арангулова кебек талантларыбызга алмашка яшь йолдызчыклар да үсеп килә, - диде татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе, мәдәният көннәре вакытында барган “Таң йолдызы” балалар, “Халык сәнгате” олылар, фольклор бәйгеләрендә жюри җитәкчесе Тимергали Мирасов. – Рөстәм һәм Руслан Маметовлар, “Таң йолдызы” фестивалендә чарланган, хәзер Казанда зур сәхнәләрдә чыгышлары белән куандыручы Рада Глазырина, Илшат Габдуллин, Себердә зур уңышлар яулаучы Илшат Хәмидуллин - безнең горурлыгыбыз. Районнарда үткән сайлап алу турларыннан күренгәнчә, татар мәдәнияте шактый алга үсеш алды. Яңа коллективлар, җырчылар барлыкка килә.

Аннары “Себер йолдызлары” татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә юл алдылар. Вагай, Аслана, Яркәү, Тубылда яңартылган, матур мәдәният учакларында милләттәшләребезгә концерт программаларын тәкъдим иттеләр.

Ул арада районнарда “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестивале, “Халык сәнгате” смотр-конкурсы, фольклор фестиваленең сайлап алу турлары үтте.

Төмәндә 25 ел буе моң таратучы Хәким Мирхәйдәров җитәкчелегендәге “Дуслык” халык җыр ансамбле, шәһәр татар мәдәният үзәге үзешчәннәре концертлары булды. “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда декоратив-кулланма сәнгать һәм балалар рәсемнәре, милли аш-су күргәзмәләре, методик әдәбият, милли киемнәр, бизәнү әйберләре, җирле авторларның китапларын сату оештырылды. 3 мартта 500 кешелек зал тутырып тамашачы гала-концертка җыелды. “Өч сәгатьтән артык барган гала-концертта кемнәр генә юк иде. Болар барысы да районнарда сайлау турын үтеп, беренче урынны алучылар. Төмән, Тубыл, Ялутор шәһәрләре, Вагай, Түбән Тәүде, Ялутор, Тубыл, Яркәү, Аромаш, Төмән районнарыннан тыш, быел Заводоуковски районы нәни артистлары да чыгыш ясадылар.

Чыгышларны караганнан соң, милли уен коралларына игътибар артканлыгы күренә. Җитәкчеләр аларны үзләре ясыйлар. Әнә Талымханда да, шәһәр татар мәдәният үзәгендә дә, Шыкчада да кораллар белән аерым төркемнәр оешкан. Татар шигырьләренә мәхәббәт, аларны башкару осталыгы да шатланырга урын калдыра, ә җырчы, биючеләргә бервакытта да мохтаҗлык булмады бездә”, - дип сөйләде тамашадан соң Алсу Фәрхетдинова.

- Шәһәр татар мәдәният үзәгендә еш булам, ә бу концерт бигрәк тә ошады, - диде Нәсимә Ташбулатова. - Лариса Насыйбуллина һәм Зөлфинә Минибаева программаны “бәхет” төшенчәсе белән бәйләп, кызыклы, эчтәлекле итеп алып бардылар.

Балалар булган җирдә, гөнаһ юк, диләр халыкта. Матур, күз явын алырдай костюмнарда чыгыш ясаган “Әпипә”, “Бәйрәм”, “Күбәләк” балалар ансамбльләренең талантын күзәтеп җан иркәләнде.

Биючеләр үзенчә талантлы булса, җырчылар да үзенчә сәләтле. Алар инде Төмән тамашачысы алдында танылып өлгергән яшь эстрада җырчылары – Марат Вәлиев, Оксана Сөлкәрнәева, Лариса Насыйбуллина, Наилә Назырова – һәркайсының үзенә хас тавышы, башкару үзенчәлекләре дә бар. “Чимги” төркеме егетләре горур чыгып кайсы курайда, кайсы думбрада, сорнай, кубызда уйнаулары кичәгә ямь өстәде.
Өлкән яшьтәге Зәйнулла Яруллинның “Әйткән идең”, “Гүзәлем” кебек татар халык җырларын башкаруы тагын да җылырак, моңлырак булып тоелды.

Ә инде күптән түгел Әбүзәр Миннебаев җитәкчелегендә оешкан “Умай” фольклор төркеме чыгышы чын-чынлап “күчтәнәч” булды. Аларның төрле уен кораллары, җыр-биюле чыгышларын бик яраттым.

Тик нидер җитмәде күңелгә. Мәдәният көннәре програмында каралган түгәрәк өстәл дә соңгарак вакытка күчерелде, “Булат Сөләймановка багышланган” әдәби кунакханә дә шәһәрдә карантин билгеләнгәнгә булмады, күпләр тиешле көнне “Тамаша” иҗат төркеме концертын да күрә алмадылар. “Мәдәниятебез бәйрәм итә бу көннәрдә, - дигән иде бервакыт урта яшьләрдәге бер ханым. - Әдәбият нишли, ике атна буе өлкәдә сан ягыннан икенче урын алып торган һәм меңәр еллык тарихы, рухи казанышлары булган татарлар шулай гына үткәреп җибәрергә тиеш микән бу көннәрне? Бервакыт казах мәдәнияте көннәрендә кинотеатрда рәхәтләнеп казах телендә фильмнар күрсәтелде, безнең халыкның да нинди матур мультфильмнары, кинолары бар.

Башка халыклар да татар мәдәнияте көннәре барганын сокланып күзәтерлек, ә без горурланып тамаша кылырлык вакытларны күрә алырбызмы икән?” - дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырый сыман.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG