Грузия парламенты депутатлары 6 март узган утырышта эшкә йөрү киеме турындагы канунга үзгәрешләр кертү турында фикер алышты. Парламентка костюм-чалбар яки милли киемнән йөрү турындагы канун өлгесен беренче укылышта 75 депутат хуплады, 4 депутат каршы тавыш бирде.
"Әлеге канун өлгесенең максаты - Грузиянең милли мәдәни мирасының абруен күтәрү", диде депутат Бидзина Гуджабидзе Грузиянең мәгълүмат чараларына.
"Әлеге канун өлгесенең максаты - Грузиянең милли мәдәни мирасының абруен күтәрү", диде депутат Бидзина Гуджабидзе Грузиянең мәгълүмат чараларына.