Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда инвалид балаларны асрамага алганнарга 508 мең сум түләнәчәк


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов бүген Уфада күп балалы аналарга "Ана даны" медальләрен тапшыру тантанасында, "2013 елда сәламәтлекләре чикләнгән балаларны асрамага алган гаиләләргә 508 мең сум күләмендә хөкүмәт ярдәме биреләчәк", дип белдерде.

"Ятимнәр йортлары һәм махсус бала йортларыннан ятимнәрне үз гаиләләренә алучыларга ярдәм итәргә тырышабыз. Бүгенге көндә андый гаиләләргә 400 меңнән артык акча бирелә. Бала авыру булса без тагын 100 мең өстибез", диде Хәмитов.

Хәмитов хөкүмәткә бу яңа үзгәрешне тиз арада тормышка ашыра башлау өчен чаралар күрергә чакырды.
XS
SM
MD
LG