Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман язулы әләм белән машинада үткән егеткә 10 мең штраф салынды


Казанның Яңа-Савин районы мәхкәмәсендә 2012 елның октябрь аенда узган машина йөрешендә катнашканнарның берсе, Данил Баһаутдинов эше каралып ул 10 мең сум акчалата җәзага хөкем ителде.

26 октябрьдә Казанда полиция Корбан бәйрәменә багышлап автойөреш уздыручы мөселман активистларын тоткарлаган иде. Автоколоннада 30лап машина катнашты. Автойөреш өчен шәһәр идарәсеннән рөхсәт алынган, дип хәбәр ителгән иде.

Активистлар машиналарына төрле төсле шарлар бәйләгән, “Корбан бәйрәме белән!” дигән язулы ябыштыргычларын беркеткән, өскә “Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд аның рәсүле” дип язылган аклы-каралы байраклар урнаштырган иде.

Байраклар экспертиза уздыру өчен белгечләргә тапшырылды.

Декабрь ахырында да полиция бер сәбәпсез унлап машинаны түләүле машина туплау урыннарына (штраф стоянкаларга) алып китте. Мөселманнар полициянең канун бозуына шикаять итеп мәхкәмәләргә язды, адвокатлар җәлеп итте.
XS
SM
MD
LG