Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Башкортларның хәрби тарихы" китабы чыкты


Яңа китап тышлыгы
Яңа китап тышлыгы

“Башкорт энциклопедиясе” нәшрияты үз укучыларын янә дә бер кызыклы басмасы белән куандырды. Биредә “Башкортларның хәрби тарихы” исемле яңа китап дөнья күрде. Ул энциклопедик әһәмияткә ия.

"Башкорт энциклопедиясе" соңгы елларда башкорт халкы тарихына кагылышлы байтак яңа җыентыклар әзерләп бастырды. Еллар дәвамында архивларда эшләү, әби-бабайлардан сорашып белешүләр нәтиҗәсендә бай мәгълүматлар туплана. Биредә башкорт сугышчыларының 1812 елдагы Ватан сугышында катнашуына бәйле бихисап материаллар да җыелган. Аларны туплауга тарихчы-журналист Азат Ярмуллин күп көч сала.

Әле Башкорт энциклопедиясендә “Башкортларның хәрби тарихы” исемле басманың дөнья күрүе дә зур вакыйга санала. Аны әзерләүче авторларның берсе дә Азат Ярмуллин. Аның сүзләренчә, энциклопедик эчтәлекле бу җыентыкка мәгълүматлар һәм фотосурәтләр берничә ел дәвамында тупланган.

“Башкорт халкының хәрби елъязмасы ифрат та бай. Без бу китапка узган гасырлардагы хәрби чараларда, сугышларда башкорт халкының ни дәрәҗәдә катнашуы турында мөмкин хәтле күбрәк мәгълүматлар җыярга тырыштык, - ди Азат Ярмуллин. - Моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган кызыклы фактлар байтак анда. Яңа басма мәктәп укучыларына да, югары уку йортлары талипларына да, гомумән, башкорт халкының хәрби тарихы белән кызыксынучы һәр кеше өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак”.

Тарихчы-журналист Азат Ярмуллин сүзләренчә, “Башкортларның хәрби тарихы” китабы иң элек республика китапханәләренә таратылачак. Аннан инде сәүдә үзәкләренә дә чыгарылачак ул.
XS
SM
MD
LG