Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан түрәсенә җинаять эше ачылды


Башкортстанның тагын бер түрәсе үз вәкаләтләрен узып канун бозуда шикләнелә. Бу юлы хокук сакчылары тикшерүе астына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе, полковник Валерий Хисаметдинов эләккән.

Русия Тикшерү комитетының тикшерү идарәсенең Башкортстан буенча тикшерү бүлеге 52 яшьлек Валерий Хисаметдиновка карата җинаять эше кузгаткан. 6 март көнне шушы бүлек вәкилләре белдерүенчә, Гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы үз вазыйфасы вәкаләтләрен узып эшләр майтаруда һәм шуның нәтиҗәсендә федераль бюджетка 21 миллион сумлык зыян китерүдә шикләнелә.

Түрәгә карата җинаять эше Русия Федераль иминлек идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгы оператив хезмәтләре тикшерүләре нәтиҗәсендә ачылган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2012 елның ноябренә кадәр Валерий Хисаметдинов бер коммерция төзелеш оешмасы 37 миллион сумлык эшләр башкарган дип әзерләнгән документларга кул куйган. Шул ук вакытта югары түрә бу төзелеш эшләренең тулы күләмдә башкарылмаганын да белеп торган. Нәтиҗәдә федераль казнага 21 миллион сум күләмендә зыян салынган, дип белдерелә тикшерү кәгазьләрендә.

Әлеге вакытта Валерий Хисаметдиновның эш урынында һәм яшәгән фатирында, шулай ук шәһәр яны йортында тентү эшләре алып барылуы, документлар алынуы хакында хәбәр ителә. Тикшерү эшләре дә дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG