Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Владимир Путин киләчәк


Русия президенты Владимир Путинның март аенда Казанга киләчәге хәбәр ителә. Сәфәр 15 яки 19 март көненә планлаштырылган, дип фаразлый "БИЗНЕС Оnline".

Путинның Казанда Универсиадага төзелешне карарга килүе мәгълүм, бу уңайдан башкалада "KAZAN-Арена" стадионындагы төп эшләрне 15 мартка кадәр тәмамлау каралган, дип хәбәр ителә стадионны төзүче "КамГЭСэнергострой" сәхифәсендә. Көн саен стадионга Татарстанның төрле районнарыннан өстәмә эшчеләр китерелә.

Путин килгән көнне Казанда Универсиадага әзерлеккә багышланган киңәшмә үтәчәк.

Соңгы тапкыр Русия президенты Путин Болгар һәм Зөядә 28 августта булып китте.
XS
SM
MD
LG