Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда әфган хатын-кызлары көч куллануга каршы урам җыены уздырды


Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан йөзләгән әфган хатыны Кабул урамнарына чыгып хатын-кызларга гаиләдә кул күтәрүгә каршы урам җыены уздырды. Анда катнашучылар шулай ук җәмгыятьтә хатын-кызларның сәяси, икътисади һәм социаль рольләрен арттырырга чакырды.

Җыенны Хатын-кызлар эшләре министрлыгы һәм хөкүмәттән бәйсез үзәкләр оештырды. Быел БМО Халыкара хатын-кызлар көненең "Хатын-кызларга каршы көч куллануны туктату" шигаре белән үтүен белдерде.
XS
SM
MD
LG