Accessibility links

Кайнар хәбәр

Большой театр җитәкчесенә һөҗүм итүдә шикләнелгән 3 кеше сак астына кала


Мәскәүнең таган мәхкәмәсе Большой театрның сәнгать җитәкчесе Сергей Филинга һөҗүмгә катнашы булуда шикләнелгән өч кешене 18 апрельгә кадәр сак астына алу турында карар кабул итте. Аларның берсе, машина йөртүче Андрей Липатовның адвокаты Евгений Карпенко бу карарны кабат шикаять итәчәген әйтте.

Җинаять кылуда тагын ике кеше - һөҗүмгә заказ бирүче театр солисты Павел Дмитриченко һәм аны оештыручы Юрий Заруцкий шикләнелә. Кичә алар өчесе дә полициягә килде. Бүген Дмитриченкога гаепләү белдерелде.

17 гыйнварда Мәскәүдә билгесез бер кеше Филинның йөзенә кислота сипте.
Русиядә ясалган берничә операциядән соң театр җитәкчесе дәваланырга Германиягә китте.
XS
SM
MD
LG