Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда хатын-кыз мәчетләре гасыр буе эшләп килә


Кайфеңдәге хатын-кыз мәчетендә намаз вакыты
Кайфеңдәге хатын-кыз мәчетендә намаз вакыты

Соңгы елларда кайбер илләрдә хатын-кыз имамнар әзерләүче мәдрәсәләр ачылу, мәчетләрдә җомга вәгазьләрен хатын-кызлар сөйләү яңа бер күренеш булса, Кытайның көнчыгышындагы Һенан вилаятендә аерым хатын-кыз мәчетләре инде бер гасыр буе эшләп килә.

Кытайның инде мең елдан артык мөселманнар бер утрау булып башка диндәшләреннән аерылып яшәгән Һенан вилаятендәге Кайфең шәһәрендә ирләр үз мәчетләренә йөрсә, хатын-кызларның да үз мәчетләре бар. Шундый хатын-кыз мәчетләренең берсендә инде 14 ел буе имам вазифаларын Йао Баоксиа башкарып килә.

Хатын-кыз имам җитәкчелегендә үткән гыйбадәтләр ир-ат имам үткәргәннән бераз аерылса да, Йао: “Без бер үк статуста. Бәлки социалистик ил булгангадыр, бездә ир белән хатын бертигез дәрәҗәдә”, ди.

21 миллионлап мөселман яшәгән Кытайда мөселман йолаларын үткәрү тәртипләре дә Кытай шартларына яраклашып үзгәргән. Башка кайбер илләрдә хатын-кызлар имамлыкка соңгы елларда гына керешә башласа, Кытайда хатын-кыз имамнар җитәкчелегендә эшләүче мәчетләр инде күптәннән гадәти хәл.

Йао Баоксиа
Йао Баоксиа
Элек бер җитештерү ширкәтендә эшләгән Йао эшсез калганнан соң имамлыкка керешү алдыннан дүрт ел укып махсус белем алган. Башта хатын-кыз имамнан белем алса, соңрак ир-ат шәкертләр белән бергә ир-ат имамнан өйрәнгән. Хәзер ул мөгаллимәлекне үзенең төп вазифасы итеп күрә. “Мәчеткә килүчеләр Коръәнне дөрес итеп көйләп укый белми. Мин аларны һәрбер аятьне өзми укырга өйрәтәм һәм намазларны укытам”, ди Йоа.

Йао җитәкләгән мәчет Кытайдагы иң борынгы хатын-кыз мәчетләренең берсе. Аның диварындагы тамгаларның берсе инде ике гасыр элек, 1820 елда ук эленгән булган.

Кытай харитасында Һенан вилаяте
Кытай харитасында Һенан вилаяте
Башка хатын-кыз мәчетләре кебек үк бу мәчет тә башта кызлар мәдрәсәсе буларак ачыла. Кытай үзәгендә, шул исәптән Шянси һәм Шандоң вилаятләрендә бу дулкын XVII гасыр ахырында башлана. Йөз ел элек исә иң башта Һенан вилаятендә хатын-кыз мәдрәсәләре хатын-кыз мәчетләренә әверелә башлый.

Йао җитәкчелегендәге мәчеткә йөрүче 83 яшьлек Таң Гуийиң үзенең бала чагын искә алып: Хәтта ул чорда да кызлар белемне бары тик мәдрәсәдә генә ала ала иде”, ди.

Гуийиң кечкенә чакта мәктәпкә йөрмәгән. Ярлылык сәбәпле ул чакта кыз балалар укый алмаган. “Әмма мин монда уйнарга һәм укырга килә идем. Ул чакта имам вазифасын 80 яшьләрдәге бер әби башкара иде”, дип искә ала ул үзенең балачагын.

Һенандагы хатын-кыз мәчетләренең берсе
Һенандагы хатын-кыз мәчетләренең берсе
Хатын кыз мәчетләре гыйбадәт кылу урыны гына булып калмыйча шәһәрдәге мөселман хатыннарның үзара очрашу, аралашу урыны да булып тора. Кайфең шәһәрендә хатын-кыз мәчетләренең саны 16. Һәм алар шәһәрдәге барлык мәчетләрнең өчтән берен тәшкил итә. Әмма хатын-кыз мәчетләре биредә аерым, ир атлар мәчетләреннән бәйсез рәвештә идарә ителә.

Кытай – хатын-кызлар элек-электән имам булган бердәнбер ил. Әмма әле анда да хатын-кыз имамнар башкара алмый торган кайбер дини йолалар бар. Мисал өчен – алар җеназа йоласын алып бара алмый.

Хатын-кызның имам вазифаларын үтәве мөселман дөньясында еш кына ризасызлык та уята. Шулай да үзгәрешләр хәтта гарәп илләрендә дә башлана. 2006 елда Марокко хатын-кыз имамнар әзерләүне гарәп илләреннән беренче булып рөхсәт итте һәм соңрак анда хатын-кыз имамнар әзерләүче мәдрәсә ачылды. Көньяк Африка республикасының Йоһаннесбург шәһәрендәге мәчеттә дә 1994 елда хатын-кызлар җомга вәгазен сөйли башлады.

Кытай үзәгендәге мөселманнарның күпчелеге хатын-кыз мәчетләрен хупласа да, илнең көнбатышында, Пакстан һәм Әфганстан чикләренә якынрак җирләрдә бу ят күренеш. Әмма Кытайның дәүләт контролендәге Кытай ислам берләшмәсе хатын-кыз мәчетләрен киңрәк җәелдерү эшенә ярдәм итеп килә.

Сун Чеңйиң
Сун Чеңйиң
Шулай да Кытайдагы хатын-кыз мәчетләренә йөрүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәгеләр. Гаиләле яшь хатыннарның мәчеткә йөрергә вакыты бик җитми. Өченче буын хатын-кыз имам, бу вазифада инде 21 ел эшләгән Сун Чеңйиң үз мәчетенең киләчәге өчен борчылып яши. “1996 елдан соң миңа укырга беркем дә килмәде. Хәзерге хатын-кызлар имам булырга теләми, чөнки мәчеттә хезмәт хакы бик аз. Беркем дә дә монда эшләргә теләми”, ди Сун.

Биредәге кайбер мәчетләрдә хатын-кыз имамнарның хезмәт хаклары 250 юаньнән (1200 сум) бик артмый. Башка эшләрдә гадәттә өч мәртәбә күбрәк түлиләр. Ә яшь хатын-кызларга гаиләне ирләре белән бергә тарту өчен күбрәк акча кирәк.

XS
SM
MD
LG