Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшүсмерләр машина урлауны кәсеп иткән


Татарстан полициясе: яшүсмерләр машина урлый
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:39 0:00

Татарстан полициясе: яшүсмерләр машина урлый

Татарстанда машина урлау очраклары Казан, Чаллы шәһәрләрендә еш очрый икән. Полиция хәбәр итүенчә, аларны махсуслашкан җинаятьчеләр түгел, ә 14-20 яшьлек малайлар урлый. Яшүсмерләр шул рәвешле урам малайлары арасында "дәрәҗәсен күтәрә".

"Ул тәртип бозучы, машина урлау белән шөгыльләнүче балаларны нишләтергә белеп булмый. Аңлатасың - аңламыйлар, икенче яктан, "Нигә минем улымны тоткарладыгыз?"дип әти-әниләре ризасызлык белдерә, ә тегеләре безнең каршыда ата-аналарына урам сүзләре белән каршы эндәшә", диде 7 мартта үткән журналистлар белән очрашуда Татарстанның эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең автомототранспорт урлауны ачыклау бүлеге башлыгы Рафаэль Габбасов.

Рафаэль Габбасов
Рафаэль Габбасов
Полиция вәкиле күпчелек очракта Русиядә чыгарылган машиналарны урлауларын әйтте. Нинди генә кыйммәтле саклау җайланмасы булмасын, механик йозаклар куелмаса бу бәладән сакланып булмый икән. Рафаэль Габбасов сүзләренчә, соңгы елларда урлау гамәлен гадәттә машина хуҗасы яшәгән йортта йә шул урамда торучы яшүсмерләр башкарган. Араларында урта хәлле гаиләдә үскән малайлар да булган, машина урлап алар үзара "дәрәҗәләрен" күтәрә икән. "Егетме син? Егет булсаң әйдә, машина урлап күрсәт!", дип безгә үзләре сөйли, ди Габбасов.

Соңгы вакытта урамда төннәрен ике кулына бер эш таба алмаган яшүсмерләр авто транспортларның номерларын салдырып та акча эшли башлаган. Әлеге матбугат очрашуына килгән бер журналист та бу хәлгә юлыккан булып чыкты. Аңа номерларыңны биш мең сумга бирәбез дигәннәр. Габбасов белдерүенчә, бер үк саннар кабатланганнарына 15әр мең сорарга мөмкиннәр. Чит ил номерлы машиналар да урам малайларының игътибарын җәлеп иткән.

Татарстанның эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада тәүлегенә уртача ике-өч машина урлана. 2012 елда автомототранспорт урлауга бәйле 1312 очрак теркәлгән. Тәртип бозучыларның 40%ка якыны Казанга туры килгән.
XS
SM
MD
LG