Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Төмәндә чибәрләр һәм батырлар бәйгесенә әзерлек башланды


Бәйгегә килүчеләр жюригә өмет белән карый

Бәйгегә килүчеләр жюригә өмет белән карый

Төмәндә "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" конкурсларына әзерлек башланды. Финалда үзләрен күрсәтергә әзер җиде егет һәм җиде кыз сайлап алынды һәм алар өчен тиздән иң әһәмиятле чор башланачак.

Быелгы алтынчы тапкыр үткәрелүче чибәрләр һәм батырлар бәйгеләренә оештыручылар башка төбәкләрдән дә килергә мөмкин булуын хәбәр иттеләр. Өлкә татар Конгрессы аның сайлап алу турларын март башына билгеләде һәм 3 март көнне финалга чыгучылар билгеле булды.

Берничә елдан бирле кастингларда катнашучылар тагын да үзләрен сынап караулары аеруча кызыклы. Димәк, максатларыннан чигенмичә, булдырачакларына ышанып, белемнәрен-осталыкларын чарлап тагын килгәннәр бу кыз-егетләр. Бу юлы жюри да елдагыдан таләпчәнрәк булды: катгый рәвештә туган телләрен яхшы белүләрен тикшерде. “Кастингка килүчеләрнең кайберләре үзләре турында шул кадәр шәп итеп сөйләделәр, - диде жюри әгъзасы Зилә Йосыпова, - ә сорауларга җавап биргәндә югалып калдылар. Телне начар беләләр, сөйләшә алмыйлар. Бигрәк тә җырларга, биергә осталар күп иде. Бер кыз аккордеонда уйнады. Башкортстаннан ике егет катнашты”.

Сайлап алуга килүчеләр

Сайлап алуга килүчеләр

Шулай итеп, 29 март көнне Төмәннең иң зур һәм матур филармония залында үтәчәк финалга 7 кыз һәм 7 егет сайлап алынды. Алар 17 марттан “Витязь” ял һәм сәламәтләндерү лагерына китәчәкләр. Анда ике атна буена алар белән тел белгече, хореограф, музыкант, дефиле куючы оста, дин һәм мәдәният белгечләре, дизайнер, тренер шөгыльләнәчәк. Проектның максатында күрсәтелгәнчә, милләте, теле, мәдәнияте белән горур, йолаларыбызны хөрмәт иткән, сәләтле, зирәк, төрле телләр белгән замана егет-кызлары итеп күрсәтергә тиешләр алар финалда үзләрен.

Биш ел бәйгедә катнашкан йөздән артык егет-кызның яртысында булса да милли горурлык уянса, күпме бала үз телен белеп үсәчәк, татар исеме белән аталачак, милли гаиләләр артачак.

- Конкурста катнашырга курыкмаска кирәк. Монда синең осталыгың да ул кадәр әһәмиятле түгел, яшерен сәләтләреңнең ачылуына юл куя белергә, әзерлек вакытында үзеңне иркен тотарга кирәк. Ә инде зал тулы тамашачы алдында чыгыш ясау бөтенләй үзгәртә кешене, - дип искә ала үткәннәрне “Татар егете - 2011”дә катнашкан Айдар Кормандаев.

Илшат Аппасов

Илшат Аппасов

- Конкурс һәркемгә нәрсәдер бирә, тик аны һәркем үзенчә кабул итә. Мин халкымның мәдәнияте, тарихы, динебез турында күп нәрсәләр белдем, рухи яктан баедым, дуслар таптым. Үземне сынап карадым. Белемне үстерергә беркайчан да соң түгел, - диде үткән ел җиңү яулаган Илшат Аппасов.

Ә кайберләре үзләренең гомерлек сөйгән ярларын таптылар, Зиннур Абдуллин конкурста катнашкан Рушан Төхфәтуллинның сеңлесе Динара белән матур тормыш корды, Гүзәлия Хәмидуллина хыялына да кермәгән эш тапты: ул “Татар радиосы”нда алып баручы булды һәм Ринат Әминов белән танышты. Эмиль Камалов татарча сөйләшә башлады, хәзер Эмильсез бер генә чара да үтми: бии дә, алып та бара, музыкант та ул.

Бәйгедә катнашучылар әле дә аралашып, ярдәм итешеп яшиләр, яңа “йолдызларга” да үз киңәшләрен бирергә һәрвакыт әзер алар.

XS
SM
MD
LG