Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә хатын-кызлар хокукларын яклап урам җыены үтә


Мәскәүдә "Яблоко" фиркасенең гендер бүлеге хатын-кызлар хокукларын яклап урам җыены уздыра. Аларга җыелырга рөхсәт ала алмаган хатын-кызларның тагын берничә оешмасы кушылачак.

Җыенда тигез социаль хокуклар, аналар һәм балалар хокукларын яклау, бушлай белем алуга хокукларны яклау турында таләпләр куела.

Мәскәүнең җәзаларны үтәү федераль хезмәте каршында Pussy Riot төркемен яклаган ялгыз пикетлар узган урынга якын дистәләп кеше тоткарланды. Пикет дәвам итә. Калганнары ул урыннан 50 метрда шигарләр тотып баскач кулга алынган.

Җыелучылар төркем кызларын вакытыннан алда иреккә чыгаруны таләп итә. Калуга мәйданында православлар җыены үтә. Анда җыелучыларга Инҗилне укыйлар.
XS
SM
MD
LG