Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европага виза алуны җиңеләйтү сөйләшүләре тәмамланырга тора


Европа Берлеге белән Русия арасында виза алуны җиңеләйтү турындагы сөйләшүләр ахырына якынлаша, дип хәбәр итте Европа Шурасының матбугат хезмәте.

"Яңа килешү нигезендә җиңеләйтелгән тәртиптә виза алучылар исемлеге киңәйтеләчәк. Төрле илләрдә яшәүче гаилә әгъзаларына виза алу, шул санда илгә берничә тапкыр керү визасын ясау җиңелрәк булачак", диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш эш сәфәрләре өчен махсус ясалган паспортларга ия булучыларга виза кирәк булмаячак.
XS
SM
MD
LG