Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр Синайда гадәттән тыш вәзгыять тәртибе кертә


Мисыр эчке эшләр министрлыгы Синай ярымутравында гадәттән тыш вәзгыять тәртибе кертте.

Министрлык вәкиле, генерал Усама Исмаил әйтүенчә, ярымутрауның төньягында һәм көньягында җиһадчыларның полиция хезмәткәрләренә каршы һөҗүмнәр әзерләве турында мәгълүмат килгәннән соң иминлек чараларын нык арттырырга карар ителгән.

Узган елның августында Израил-Мисыр чигендә сугышчылар тикшерү капкасына һөҗүм итеп 15 полиция хезмәткәрен үтергән иде.
XS
SM
MD
LG