Accessibility links

Венесуэла президенты вазифаларын башкаручы Мадура сайлауны тизрәк үткәрергә чакыра


Венесуэла президенты вазифаларын башкаручы Николас Мадура илдә президент сайлауларын мөмкин кадәр иртәрәк үткәрергә чакыра.

Әле генә Венесуэла югары мәхкәмәсе Мадураның президент вазифаларын үтәү белән бергә сайлаулар оештыруны җитәкләү хокукы да булуын раслаган иде.

Оппозиция бу карар конституциягә каршы килә дип ризасызлык белдерде

Венесуэланың берләшкән оппозициясе Энрике Каприлес: Бүген илкүләм матәм көне. Югары мәхкәмә ялганга нигезләнүче сәяси карар чыгарды. Без хакимияттән явызларча файдалану белән килешмибез. Президент булу өчен халыктан фатиха алырга кирәк. Ә Николасны беркем дә сайламады", диде Каприлес.

5 мартта вафат булган Венесуэла президенты Уго Чавес әле узган елның декабрендә үк Мадураны үзенең варисы дип атаган иде.

Конституция нигезендә президент үлгән очракта яңа сайлау бер ай эчендә үткәрелергә тиеш.
XS
SM
MD
LG