Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:39

БМО Сүриядән качаклар саны өч мәртәбә артырга мөмкин, дип кисәтә


БМОның качаклар эшләре комиссионеры Антонио Гутеррес

БМОның качаклар эшләре комиссионеры Антонио Гутеррес

БМОның качаклар эшләре комиссионеры Антонио Гутеррес сүзләренчә, Сүриядән читкә качучылар саны бу ел ахырына өч мәртәбә артырга мөмкин. Хәзергә Сүриядән бер миллионлап кеше качып киткән санала.

Гутеррес илдәге кризисны тыныч юл белән чишәргә чакырып: "Әгәр дә берни эшләнмәсә һәм вәзгыять тагын да начарая барса, ел ахырына качаклар ике яки өч мәртәбә артырга мөмкин", дип белдерде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, узган елның октябреннән бирле генә дә Сүриядән 420 меңләп кеше качып киткән. Күпчелеге Либиядә урнашкан. Калганнары Якын Көнчыгышның, Төркия, Гыйрак, Үрдүн кебек башка илләренә таралган.

XS
SM
MD
LG