Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:56

Илдус Фәиз Татарстан мөфтие вазифасыннан киткәч, бу урынга вакытлыча Камил Сәмигуллин билгеләнде. Вакытлы мөфтинең исеме Чаллы мөселманнарына гына түгел, имамнарга да таныш түгел икән. Мөфтине сайлап кую вазгыяте туса, сайлауда катнашучылар үз сүзләрен әйтә алырлармы дигән сораулар да бар.

Чаллыда 12 мәчет эшли. Димәк, биредә 12 имам һәм күпсанлы мөселманнар бар. Мөфти вазыйфасына вакытлыча Камил Сәмигуллинның билгеләнүе Чаллы җирлегендә дә өйрәнелә, бу вакыйга уңаеннан мөселманнар үзара фикер алыша. Без шушы сөйләшүләрне, фикер алышуларның нинди юнәлештә баруы белән кызыксындык. Шул уңайдан Чаллының кайбер мәчетләре имамнары, мәчет картлары белән элемтәгә кердек, әңгәмә кордык. Имамнарның бер өлеше вакытлы мөфти билгеләүгә, булачак мөфтине сайлауга карата фикер әйтергә әлегә әзер булмауларын җиткерде. Кайбер имамнар сөйләшүдән читләшмәде. Шуларның берсе Туфан мәчете имамы Равил хәзрәт Нуруллин.

– Равил хәзрәт, сез имам буларак, Татарстанның булачак мөфтиенең нинди кеше булуын телисез?

Туфан мәчете имамы Равил хәзрәт Нуруллин

Туфан мәчете имамы Равил хәзрәт Нуруллин

– Вакытлыча билгеләнгән мөфти корылтайга кадәр булыр дип торабыз. Корылтайда үзебезгә лаеклы мөфтине сайларбыз. Безнең уйлавыбызча, мөфти кеше намуслы, гадел, оештыра белүче һәм малга кызыкмаучы булырга тиеш. Ул үз янына аек фикерле галимнәрне туплап, үзебезнең Әбү-Хәнифә мәзхәбе буенча эш алып барсын.

– Вакытлыча куелган мөфти Камил Сәмигуллинны артык яшь, бу йөкне тарта алмас, дип фикер йөртүчеләр дә бар.

– Яшьлеге дигәннән, аның тормыш тәҗрибәсе нинди булган бит. Әгәр тормыш тәҗрибәсе юк, мәзхәбләрне аера белми, халыкны туплый алмый икән, бу очракта яшь булуы комачау итәр. Шәхсән мин әлегә Камил хәзрәтнең кайда укуларын, кайларда эшләве хакында белмим, бу хакта мәгълүматларым юк.

Тукай районының Югары Суыксу мәчете имамы Хәмзә хәзрәт Шиһамовка мөрәҗәгать иткәч, аннан мондый җавап алдык:

– Мин Камил Сәмигуллинның Төркиядә дә белем алуын ишеттем. Төркиядә укып кайтучылар низаг кына чыгара торган кешеләр шикелле. Без аны сайларга теләмибез. Безнең тәкъдим шул-үзебезнең арадан чыккан мөфтиләр кирәк, диде ул.

Чаллы мәчетләренә йөрүче мөселманнарның кайбер фикерләрен җиткерәбез.

Мингата Исхаков

Мингата Исхаков

Мингата Исхаков: “Менә күпме еллар инде дин дәүләттән, дәүләт диннән аерылган диләр. Аеруча соңгы елларда дәүләт җитәкчеләре нигә дип дин эшләренә тыгыла икән? Нигә мөфтине мәчет картлары сайламый? Шушы вазгыять мине борчый.

Камил Сәмигуллинны мин белмим. Аны Төркиядә укып кайткан, диләр. Мөфти ул үзебезнең мәдрәсәләрдә укып чыккан кеше булырга тиеш. Мин һәркөн диярлек мәчетләргә йөрим, анда яшьләрнең тавыш чыгарырга тырышуларын күрәм. Читтә укыганнарга үзләренчә, безгә үзебезчә кирәк. Төркиядә укыган кешенең безнең динне алып баруына ышанмыйм.”

Фоат Таҗетдинов

Фоат Таҗетдинов

Фоат Таҗетдинов: "Безгә тугры, чын күңеле белән эшләгән мөфтиләр булса яхшы булыр иде. Менә вакытлыча дип билгеләнгән мөфти дә бәлки яхшы кешедер, без аны белмибез бит әле. Анда (Казанда) аларның нәрсә белән шөгыльләнүләре безгә караңгы булып кала.”

Мөнир Камалов: “Камил Сәмигуллин хакында мин беренче тапкыр 7 март көнне ишеттем. Шуңа аның хезмәтләре хакында ни дә булса әйтә алмыйм, ләкин яшь икәнен беләм. Элек-электән бик дәрәҗәле, абруйлы кешеләрне генә мөфти итеп сайларга тырышканнар. Мөфти дин эшләрен генә алып баручы түгел, ул оештыручы, урта юл сайлый белүче дә булырга тиеш, хәзер бигрәк тә.

Мөнир Камалов

Мөнир Камалов

Мөфти ул үзе генә эшли торган кеше булмый бит, шуңа, үз тирәсендә гадел, ихтирамга лаек кешеләр дә булу зарур. Хәзергеләр кебек төрле кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләнсәләр, андыйларның халыкка кирәге булмаячак. Менә Камил Сәмигуллинның вакытлыча мөфти итеп билгеләнүен дә аңлап бетерә алмыйм әле. Чаллы мәчетләре картларына да бу исем таныш түгел. Чөнки ул үзен халык арасында күрсәткән кеше түгел.”

* * * *
Татарстанда вакытлыча мөфти билгеләү зур сөйләшүләргә, хәтта инде кайбер гайбәтләргә дә җирлек бирде. Күпләр март урталарында Татарстан диния нәзарәтенең уздырылырга тиешле пленумын көтә. Анда мөфтилеккә нәмзәтләр чыгару, аларны теркәү булыр дип фаразлана. Апрель аенда диния нәзарәте чираттагы корылтаен уздырып, шунда мөфти сайлау чарасы узар дип көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG