Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үлгән Магнитскийны хөкем итү утырышы 22 мартка кичектерелде


Мәскәүнең Тверьской район мәхкәмәсе салымнардан качуда гаепләнгән, 2009 елда үлгән адвокат Сергей Магнитскийга карата хөкем эшен ачты һәм шунда ук аны 22 мартка кичектерде.

Бу яңа Русия тарихында үле кешене хөкем итү очрагының беренчесе булырга охшый.

Хөкемдар әлеге эшне карауның башлануын игълан итү белән үк мәхкәмә билгеләгән адвокатлар төркеменә әзерләнү өчен вакыт бирергә дип киләсе утырышны 22 мартка билгеләде.

Магнитский гаиләсе бу эш махсус оештырылган дип анда катнашудан баш тартты.

Дәүләт хезмәткәрләрен 230 миллион долларлык салым акчаларын ялган юл белән кайтарып канун бозуда гаепләгән Магнитский 2009 елда тикшерү изоляторында үлде.

Вашингтон Магнитский үлеменә катнашы булганнарны АКШка кертмәү турында канун чыгаргач, Русия моңа җавап буларак ятимнәрне АКШ ватандашларына асрамага бирүне тыйды.
XS
SM
MD
LG