Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда күмәк көчләүдә гаепләнүче изоляторда үз-үзен үтергән


Һиндстан полициясе былтыр Дәһлидәге автобуста бер кызны күмәкләшеп көчләүдә шикләнелгән кешеләрнең берсе тикшерү изоляторында үз-үзен үтерде дип белдерә.

Полиция белдерүенчә, Рам Синг бүген төрмәдә асылынып үлгән. Синг узган елның декабрендә алты ир-ат бер студент кызны көчләгәндә ул автобусны йөртеп барган, диелә.

Бу көчләү вакыйгасы илкүләм ризасызлык дулкынына сәбәп булды.

Көчләнгән кыз авыр җәрәхәтләрдән савыга алмыйча хастаханәдә үлде.

Биш кешегә, шул исәптән Сингка гаепләү белдерелеп алар хөкем эшен тиз арада үткәрү өчен оештырылган махсус мәхкәмә каршына басты. Шул ук көчләүдә катнашуда гаепләнгән 17 яшьлек үсмер балигъ булмаганнарны хөкем итүче аерым мәхкәмәгә тапшырылды.
XS
SM
MD
LG