Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Төркестан исламчы фиркасе җитәкчесе дип шикләнелүче тоткарланган


Мәскәү полициясе Төркестан исламчы фиркасенең Мәскәүдәге җитәкчесе булуда шикләнелгән кешене кулга алган.

Русия эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, Үзбәкстан ватандашы Абдулхафиз Холмурадов 1 мартта тоткарланган һәм ул Төркестан исламчы фиркасенең Мәскәү бүлеген җитәкләүдә шикләнелә.

Министрлык Холмурадов һәм аның якыннары мөселманнарны чит илдәге хәрби күнегүләргә җәлеп итү белән шогыльләнгән дип белдерә.

Холмурадов Үзбәкстанда террорчылыкта, эктсремизмда һәм хакимиятне көч белән бәреп төшерү омтылышында гаепләнә.

Русия эчке эшләр министрлыгы аны Үзбәкстанга тапшыру мәсьәләсенең соңрак каралачагын әйтә.
XS
SM
MD
LG