Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:07

Сакал үстергән дин әһелләре төрле кешедә төрле фикер уята. Хәзерге чорда сакал йөрткән мөселманнарга, муллаларга, имамнарга ваһһабчы дигән ярлык тагу күренеше дә күзәтелә. Дин әһелләре үзләре сакал үстерүне Аллаһ кушуы буенча дип әйтә.

Баштан-аякка кадәр кара киемнәр кигән, йөзләренә каплавычлар салган хатын-кызларны, сакаллары билләренә җиткән дин әһелләрен күрү кемдәдер ризасызлык уята, кемдер бу күренешкә битараф. Дин әһелләренең сакалларына ошатмаулы карашларны соңгы вакытта күбрәк чалымнарга туры килә. Зур урыннарга тәкъдим ителгән имамнарның тоткан юнәлешләрен нәкъ менә сакалларыннан чыгып бәяләүләр дә булып тора.

Камил Сәмигуллинның вакытлыча мөфти итеп билгеләнүе турында игълан ителгәч, аның рәвешенә, сакалына игътибар итүчеләр булды һәм бу хакта интернет сәхифәләренә фикерләрен юлладылар. Ник кирәк ул сакал, ник дөньяны ямьсезләп йөриләр дигән сүзләрне кешеләр бер-берсеннән шактый еш ишетә. Бу сорауга җаваплар инде элек-электән әйтелеп килә. Шуңа сакал белән бәйле сорауларга яңа тоелган җавапларны ишетү әлләни мөмкин дә түгелдер. Шулай да без Чаллының "Ак мәчет" имамы Рөстәм Шәйхевәлиевкә мөрәҗәгать итеп, “сакал мәсьәләсе” хакында сөйләштек. Шунда ук аңа вакытлыча билгеләнгән мөфти Камил Сәмигуллинның артык яшь булуы, “сакалы да әллә нинди” булуы турындагы сүзләргә фикер әйтүен дә сорадык.

“Сакал турында сораулар безгә күп бирелә. Сакалны кыру мәкруһ, аны кырырга ярамый. Без тормышыбызны исламга, Коръәни-кәримгә муафыйк рәвештә алып барырга тырышабыз. Аллаһы тәгалә Коръәни кәримдә әйтә: “И, Мөхәммәт галәйһиссәләм, халыкка әйт, әгәр Аллаһы тәгаләне сөяр булсагыз, миңа иярегез. Миңа иярсәгез, Аллаһы тәгалә сезне сөяр”, ди һәм без Мөхәммәт пәйгамбәрдән бар нәрсәне-эчке, тышкы халәтен, киенү рәвешен алырга тиешбез. Без инде пәйгамбәребез алып килгән исламны сайлап-сайлап кына алсак, ул инде ислам дине була алмый. Пәйгамбәребезнең сакалы күкрәген каплый торган була. Сакалны тулы иттереп үстерү дә фитра, ягъни табигый буладыр. Башка дин әһелләренә карасак та, һәр дин әһеле үз пәйгамбәренә охшарга тырыша. Без дә пәйгамбәребез галәйһиссәләм сүзләре буенча, кыскартмыйча, ул әйткән рәвештә сакалыбызны үстерәбез. Сакалны ияк төбеннән учлап тотканнан соң, калган өлешен кисеп алу да рөхсәт ителә.

Бездәге бәйләнүләр шуның белән бәйле, 100 еллар чамасы динебез беткән хәлдә торды. Халык кешенең йөзен сакалсыз күрергә күнекте. Хатын-кыз күрке чәч булса, ир-ат күрке сакал булыр. Моннан 100 ел элек сакалсыз ир-атны күрү никадәр ямьсез булса, бүген сакаллы кешене күрү шундый хисләр тудырадыр. Менә хатын-кызны чәче кырылган килеш күрсәк, матур түгел бит. Әгәр хатын-кызлар да 100 еллар буена чәчләрен кырып йөрсәләр, халык моңа күнегер иде. Шушы күнегүдән соң арадан берәресе чәч үстерә башласа, шушындый ук басымны күрер.

Вакытлыча мөфти итеп билгеләнгән Камил хәзрәт Сәмигуллинга кагылышлы сорауларга килгәндә, әйе, аны яшь, тегеләй, болай диләр. Искә төшереп шуны әйтәм, Фикрәт Табеевны Татарстан өлкә комитеты җитәкчесе итеп билгеләгәндә аңа 31 генә яшь була. Бар Татарстан белән идарә итә. Камил хәзрәтнең сакал үстерүе аның принципиальлеген күрсәтә. Үз принципларында калып, олылар белән киңәшләшеп эшләгәндә, ул уңышка ирешер. Аның сакалында кимчелек күрергә кирәк түгел. Аллаһ тәгалә үз хәдисләрендә мыекларны кыскарту, сакалларны озайту турында әйтә. Хәдистә сакал кыскарту турында сүзләр юк. Шунда ук насараларга охшамагыз, алар мыекларын үстерәләр, диелә", диде ул.

Якын арада Татарстан мөфтиен сайлау булачак. Чаллының башка имамнары кебек үк, Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев тә бу сайлау вазгыятенә кагылышлы фикерләр әйтүдән тыелып торырга булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG