Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:14

Әфганстанда боралак казасында биш НАТО хәрбие һәлак булды


Әфганстанның көньягында боралак казасында халыкара көчләрнең биш хәрбие һәлак булган.

НАТО белдерүендә дүшәмбе көнне булган бу казаның тикшерелүе, әмма һәлакәт вакытында дошман уты булмаганлыгы әйтелә.

Дүшәмбе көнне Әфганстанның көнчыгышында әфган хәрби киеме кигән бер кеше ут ачып ике НАТО хәрбиен һәм биш әфган полиция хезмәткәрен үтергән иде.

Шул ук көнне АКШның яңа саклану министры Чак Һэйгел Әфганстанга авыр сәфәрен тәмамлап аннан китеп барды. Әфганстанда ул очрашу үктәргән урынга якында гына интихарчы бомба шартлатты. Шулай ук бу сәфәр әфган президенты Хәмит Карзаи белән мөнәсәбәтләр киеренкеләшкән чакка туры килде.

XS
SM
MD
LG