Татарстан диния нәзарәте игълан иткән Шиһабетдин Мәрҗани елы кысаларында оештырылган җыенда республиканың төрле дини уку йортларыннан килгән 20гә якын шәкерт катнашты. Аларның һәрберсе татар халкының дини-иҗтимагый тормышында якты эз калдырган шәхесләр турында сөйләде.
Шәкертләрнең чыгышларыннан Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Ризаетдин Фәхретдин, Сөнгатулла Бикбулатов, Гатаулла Баязитов һәм башка татар зыялыларының эшчәнлеге турында мәгълүмат ишетергә мөмкин булды.
Конференцияне оештыручылар сүзләренчә, чара яшь мөселман шәкертләрен татар рухи мирасын өйрәнүгә җәлеп итү һәм бүгенге студентлар арасыннан талантларны барлау максатыннан уздырылды.