Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:01

Русия әлегә интернет иреге дошманы буларак аталмаса да, АКШ аның интернетта күзләү технологияләренә миллиардларча доллар тотуы турында белдерә.

Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр исемле оешма (Reporters Sans Frontières) интернетта даими рәвештә күзләү эшләре алып баручы биш илне күрсәтеп аларны интернет дошманнары дип атады.

Бу илләр – Сүрия, Кытай, Иран, Бәһрәйн һәм Вьетнам. Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр белдерүенчә, бу илләрдә интернеттагы күзләү диссидентларга каршы юнәлтелгән һәм бу күзләү соңгы айларда көчәя бара.

“Дөньядагы иң көчле цензура системы булган Электрон Кытай дивары анонимлашу програмнарына каршы көрәшен көчәйтте һәм кулланучыларны күзләү эшенә хосусый интернет ширкәтләрен җәлеп итте, диелә әлеге хисапта. Иран да үзенең “Хәләл интернет”ын көчәйтеп интернеттагы күзләү эшләрен яңа дәрәҗәгә күтәргән.

Сүриягә килгәндә, Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр Сүрия телекоммуникация оешмасының беркайда да басылмаган 1999 елгы бер документын фаш итә. Бу документ, интернет ул читтән ныклап үтеп керү һәм күзләү өчен читтән оештырылган, дип Сүриянең үз интернетын булдырырга чакыра.

Русия әлеге хисапта интернет ирегенең дошманы буларак аталмаса да, күптән түгел АКШның бер югары рәсмие Русия белән Кытай интернетны контрольгә алу һәм интернеттагы аралашуларны күзләү өчен бик нык кыйбатлы технологияләр ала дип белдерде.

АКШ дәүләт секретареның инновацияләр мәсьәләсендәге өлкән киңәшчесе Алек Росс күп кенә Якын Көнчыгыш илләре, Русия, Кытай һәм кайбер башка дәүләтләр интернетны контрольдә тоту өчен бик нык агрессив позиция алырга җыена дип исәпләвен әйтте.

“Русия, Кытай һәм башка кайбер илләр Кушма Штатларныкыннан бик нык аерыла торган карашта булганда, интернетны идарә итү мәсьәләсенә бөтенләй башкача караганда, бу мәсьәләләрнең берәрсе турында уртак фикергә килү бик авыр булачак”, диде Росс.

Аның әйтүенчә, Кытай, Русия һәм башка илләр интернетта күзләү өчен кыйбатлы технологияләр сатып алган, әмма АКШта мондый күзләү өчен вакыт ягыннан чикләнгән рөхсәтне мәхкәмә генә бирә алса, ул илләрдә әлеге технологияләрне куллану өчен бернинди чикләүләр дә каралмый.

“Мин күргәннең бер өлешенә караганда, бу илләрдә яңа күзләү технологияләре өчен миллиардларча доллар бирелә”, ди Росс.

Интернетны куллану мәсьәләсендә соңгы берничә айда АКШ белән Кытай арасында инде киеренкелек артып килә. Ике як та бер-берен дәүләтнең яшерен сәхифәләренә үтеп керүдә гаепли.

Обама хакимияте интернет иреген бетерүгә каршы чыгып килә. Шуңа күрә былтыр Вашингтон бу турыдагы дөньякүләм килешүне кире какты.

Узган елның декабрендә Дубайда интернетта күзләү эшләре турында дөньякүләм килешүне Көнбатыш илләре кире какты. Алар мондый килешү БМОга һәм башка рәсмиләргә артык зур вәкаләтләр бирә, диде.

Кушма Штатлар һәм аның тарафдарлары БМОның Халыкара телекоммуникация берлегенә интернетта күзләү вәкаләтләре бирүгә каршы чыкты. Алар фикеренчә, вәкаләтләрне арттыру цензураның артуына һәм интернетта анонимлыкның кимүенә китерергә мөмкин.

Русия җитәкчелегендәге икенче бер төркем исә интернетны контрольгә алырга чакырды.

XS
SM
MD
LG