Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Литвиненко үлемен тикшерү туктатылып тора


Русия тикшерү комитеты Британиядә элекке ФСБ хезмәткәре Александр Литвиненконың үтерелүенә бәйле җинаять эшен тикшерүне туктатып тора.

Бу турыда Дума депутаты Андрей Луговой белдерде. Британия прокуратурасы Литвиненконы үтерүдә Луговой катнашкан дип шикләнә.

Шул ук вакытта Луговой Тикшерү комитеты хезмәткәрләре Лондонда баручы тикшерү эшендә катнашуларын дәвам итәләр, дип белдерде.

Нурланышлы полоний белән агуланган Литвиненко 2006 елның ноябрендә Лондон хастаханәсендә үлде.

Бу эшне караучы мәхкәмә тикшерүе май аенда башлана.
XS
SM
MD
LG