Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ватиканда Рим католик чиркәвенең яңа җитәкчесен сайлау башлана


Ватиканда Рим католик чиркәвенең яңа җитәкчесен сайлау утырышы – канклав башлана.

Рим папасын сайлау хокукы булган 115 кардинал Сикстин капелласына бикләнеп беренче тавыш бирүдә катнашачак.

Яңа папаны сайлау бик нык яшерен рәвештә оештырыла. Тавыш бирү нәтиҗәсенең нинди булуын капелла морҗасыннан нинди төтен чыгуга карап белеп булачак. Әгәр кара төтен чыксы – яңа папаның кем булачагы әлегә хәл ителмәгән дигәнне аңлата, ак төтен чыкса – Бенедикт XVIның варисы инде сайланган дигәнне аңлата.

85 яшьлек Бенедикт февраль ахырында вазифасыннан китте. Бенедиктка кадәр соңгы 600 елда Рим папаларының исән чакта вазифадан киткәне булмаган.
XS
SM
MD
LG