Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:59

Илгиз дөньякүләм зәркән осталары бәйгесендә янә җиңде


Илгиз Фазылҗанов бәйгедә җиңү яулагач

Илгиз Фазылҗанов бәйгедә җиңү яулагач

Моннан ике ел элек “Чемпионнарның чемпионы”дәрәҗәсе алган, бөтилекләрне һәм бизәнү әйберләрен сәнгати дәрәҗәгә җиткергән, дөньяда “Эмальләр патшасы” дип бәяләнгән, Илгиз Фазылҗанов Һонгконгта үткән зәркән дизайны бәйгесендә быел да иң югары бүләккә лаек булды. Бу халыкара бәйгегә 5 мартта йомгак ясалды.

Татар егете Илгиз Фазылҗанов менә икенче тапкыр Халыкара зәркән дизайны бәйгесендә иң югары бүләккә лаек булды. Һонгконг шәһәрендә ике елга бер тапкыр дөньяның иң оста зәркәнче дизайнерларның бәйгесе булып тора. Гадәттә йөздән артык тәкъдим ителгән бизәнү әйберләре арасыннан финалга дистәгә якыны гына уза һәм шуларның берсе җиңеп чыга.

International Jewellery Design Excellence Award дип аталган әлеге бәйгедә Илгиз беренче тапкыр 2011 елда катнаша һәм "Чемпионнарның чемпионы" дигән дәрәҗәгә лаек була. Ул вакытта останың "Карабүрекләр" дип аталган муенсасы жюрины хәйран итсә, быел мартта "Күбәләкләр" исемле алкалары һәм йөзегенә тиңнәр булмый.

"Күбәләкләр"

"Күбәләкләр"

"Мин беркайчан да махсус бәйгегә дип бизәнү әйберләре эшләмим. Гомумән, күңелем тарткан бизәнү әйберләре генә ясыйм. Аннары эшләрем арасыннан берсен бәйгегә тәкъдим итәм. Мин бит иҗат кешесе, шуңа күрә бөтен эшләрем дә игътибарга лаек дип саныйм. Бу бәйгегә мин "Күбәләкләр"не түгел, ә белгечләрдә кызыксыну тудырырдай бүтән башка бер эшемне дә тәкъдим итә ала идем. Әмма күңелем, эчке тоемлавым шушы "Күбәләкләр"не алып барырга кирәк дип әйткән сыман булды", диде Азатлыкка Фазылҗанов.

Илгиз бөтен илһамны табигатьтән алуын әйтә. Ул үзен табигать баласы дип тә белдерә. Балачагы Идел буендагы, урман эчендәге дип әйтерлек Яшел Үзән шәһәрендә үткән. Хәзер исә ул илһам алу, хозурлану өчен бакчасында төрледән-төрле чәчәкләр үстерә. Табигать тормышының аерылгысыз бер өлеше икәнен дә әйтә. “Минем миссиям кешеләргә табигатьнең кабатланмас матурлыгын зәркән сәнгате аша күрсәтү”, дип өсти ул. Оста сүзләренчә, зәркән сәнгате тарихында чәчәкләрнең холык-фигылен, алардагы катлаулы төсләр чагылышын күрсәткән осталар бармак белән генә санарлык.

"Тумышым белән Яшел Үзәннән булганга (1968 елгы), балачакта карабүрекләрне без еш күрә идек. Хәзер исә алар бөтенләй күренми диярлек. Бу җиңү китергән муенсаны ясарга бер ел кала көтмәгәндә карабүрекләрне күреп алдым. Шунда ук үземнең бер эшемне аларга багышларга булдым. Әле моңа кадәр зәркән сәнгатендә карабүрекләргә мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Мин бу эшемдә балачакны да, хәзер инде бик сирәк күренеш булган табигатьнең гүзәл кошларын бергә бәйләргә тырыштым", ди Илгиз.

"Карабүрекләр"

"Карабүрекләр"

Аның сүзләренчә, Татарстан, Русия табигатенә генә хас үзгәлекне дөньяга алып чыгу үзе бер уникальлек булып тора. Карабүрекләрне, бу кошларны тагын халык балан чыпчыклары дип тә әйтә, Африкада да, Азиядә дә, Канададан кала башка кыйтгаларда белмиләр диярлек. "Карабүрекләр" муенсасы хәзер Илгизнең җәмәгате Динәдә, ә быел җиңү яулаган "Күбәләкләр"не исә Италиядәге бер коллекционер сатып алган.

Табигать Илгизне илһамландырып яңа идеяләр бирсә, классик көйләр тыңлап ул иҗатына рух ала. Татар композиторлары арасыннан Салих Сәйдәшне бигрәк тә үз итүен әйтә.

Илгизнең әтисе Фәрит абый инде бакый дөньяга күчкән, ә әнисе Мөршидә апа Яшел Үзән шәһәрендә яши. "Һәр уңышыма ихлас сөенүче кешем ул минем", дип белдерә оста. Илгиз исеме кушкан өчен әти-әнисенә бик рәхмәтле ул. Исемнең кеше язмышында зур әһәмияткә ия булуын да белдерә.

"Исем – кешенең холык-фигыленә көчле йогынты ясый. Илгиз – илләр гизүче, сәяхәтче, эзләнүче дигәнне аңлата. Бу исем миңа бик туры килә", ди Илгиз.

Илгиз үзен ирекле, бәйсез кеше дип әйтә. Кечкенәдән үк язмышы үз кулында булган, тормыш сукмагын үзе салган. "Без гаиләдә дүрт ир бала үстек, ә әни-әтиләр эшли иде, безнең белән шөгыльләнергә артык вакытлары булмады”, дип искә ул.

Әти-әнисе киңәшен көтеп тормаганнар алар, нинди спорт белән шөгыльләнәсен дә, мәктәптә укудан тыш тагын нинди һөнәр үзләштерәсен дә үзләре сайлаган. Илгиз мәктәптә укыганда ук үз теләге белән сәнгать мәктәбенә барып керә. Аны бетергәч Казандагы сәнгать училищесында укый. 1992 елда Таҗикстанга бизәнү әйберләре ясаучы оста тәҗрибәсен өйрәнергә китә. Анда озак булырга туры килми. Советлар берлеге таркалгач, Дүшәмбе урамнарына танклар кергәч, Казанга кайтырга туры килә.

“Илгиз үзе дә муенында бөти йөртә”

Ислам темасына караган эшләр Илгиз иҗатының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Беренче зур җиңүе дә әлеге тема белән бәйләнгән. 1994 елда Пакъстанда яшь мөселман ювелирларының халыкара бәйгесендә беренче бүләккә ия була ул. Әлеге бәйгегә Илгиз дөньядагы иң юка алтын һәм көмеш җепләрдән эшләнгән Коръән тышлыгы тәкъдим итә. Аның бу эше хәзер Казандагы "Туран" фондында саклана.

Бөтилек

Бөтилек

Илгиз әледән-әле бөтилекләр ясап тора. “Илгиз үзе дә муенында гел бөти йөртә. Бөтилеген үзе ясады, ә сүрәсен абыстайга барып яздырып алдык”, ди Илгизнең җәмәгате Динә ханым. Илгизнең бөтилекләре үзгә – ул аларны алтыннан һәм кайнар эмальдән ясый.

Бүген дөньяның зәркән сәнгате осталары, зәркән белгечләре Илгизне “Эмальләр патшасы”, “Эмальләр чемпионы” дип йөртә.

"Мин беркайчан да зәркән сәнгатенә укымадым, үзлегемнән өйрәндем. Бу минем иҗатыма файдага гына булды. Үземнең ысулларны тудырдым. Алар әлегә кадәр зәркән сәнгатендә беркайчан да булмаган. Мин сәнгать мәктәбендә рәссам белгечлеге алган кеше буларак, эмальләр минем өчен шул ук буяу инде ул. Минем өчен алтын - киндер тукыма (холст) булса, эмаль - буяу булып тора. Миңа алар белән эшләү шулкадәр рәхәт, ләззәтен табам. Әгәр мин классик зәркәнче һөнәрен үзләштергән булсам, гадәти юнәлештә эшләр идем. Андый белемем булмагач, һәрвакыт төрле тәҗрибәләр ясап алга бардым. Мин алай итәргә ярыймы-ярамыймы дип аңа карап тормадым, һәрвакыт нәтиҗәгә ирешергә теләдем. Һәм һәрвакыт теләгәнем тормышка ашты. Бүген нәтиҗәләр күренә инде. Эмаль белән эшләү – төп юнәлешләремнең берсе”, ди Фазылҗанов.

XVII гасыр ахырында Европада уйлап табылган һәм аннан соң күпмедер вакыттан соң ясау ысулы онытылган кайнар эмаль технологиясен Илгиз яңадан булдыра. Әлеге ысул аңа кабатланмас сәнгать әсәрләре тудырырга ярдәм итә. Русия зәркәнчеләре арасыннан бары тик аның эшләре генә Christie”s һәм Bonhams аукционнарында сатыла.

"Мәкләр"

"Мәкләр"

Илгиз нинди генә чарага чакырмасыннар, барырга тырыша. Төрле хәйрия чараларында да теләп катнаша. Аның “Мәкләр” дип аталган балдагы Кызыл Хач җәмгыятенең хәйрия балы акционында сатыла. Оста сүзләренчә, балдакны сатудан килгән акчага амбулатор машина алынган һәм бу машина мохтаҗ булган илгә җибәрелгән. “Мин бу хәйрия аукционында ел да катнашыр идем, әмма анда билгеле бер вакыт узгач кына чакырырга мөмкиннәр. Оештыручыларның максатлары – бу хәйрия чарасына күбрәк осталарны җәлеп итү”, ди Илгиз.

“Чит илләрдә танылсаң гына Русия дә танырга мөмкин”

Фазылҗановның Мәскәүдәге остаханәсендә 15 кеше эшли. Ул тудырган бизәнү әйберләрен үз итүчеләр әлеге студиягә барып сатып ала ала. Шулай ук Женева һәм Парижда да аның эшләрен сатучы кибетләр бар.

“Мәскәүдә йә булмаса Казанда булдыра алган кадәр эшләрегезне бергә җыеп берәр зур күргәзмә эшләргә җыенмыйсызмы?” дигән сорауга, оста: "Без Казанда гына түгел, ә Мәскәүдә Русиянең зәркән сәнгатенә багышланган зур күргәзмә эшләргә теләгән идек. Әмма, кызганыч, безнең бу теләкне беркем дә хупламады. Бу хәл шулай ук илнең бәласы булып тора. Шуңа күрә хәзер без чит илләрдә, зур музейларда зур күргәзмәләр эшләргә тырышабыз. Хәзер Нью-Йоркның Метрополитен музее, Париждагы Лувр белән сөйләшүләр башларга җыенабыз", дип әйтте.

Илгиз Фазылҗанов остаханәсендә

Илгиз Фазылҗанов остаханәсендә

Ул үзенең Европа базарына йөз тотуын әйтә. Русиядә талантларның бәясе юк, әгәр син чит илдә танылсаң гына Русиядә үз итәргә мөмкиннәр дип тә өсти. Илгиз үзе җитештергән зәркән эшләнмәләрен чын күңелдән хуш күреп, аңлап гашыйк булучы кешеләрнең генә сатып алуын тели.

"Кызганыч, чын сәнгатьне Русиягә караганда чит илләрдә яшәүчеләр күбрәк аңлый. Эшләремә Русия тарихыннан да мин кайбер үзенчәлекләрне алам, әмма алар бик аз. Көнчыгышта, Европада сәнгать югарырак. Русия сәнгате ул кайчандыр монда китерелгән әйберләр.

Зәркән эшләнмәләр җитештерүчеләр Русиянең үз ювилер сәнгате бар дип белдерә. Ул бер яктан бар шикелле. Әмма илнең зәркән сәнгате рәссамнар ясаган кебек иҗади әсәрләр тудырылганда гына булырга мөмкин. Русиядә сәнгать дәрәҗәсендәге эшләр өчен шартлар тудырылмый. Мин үземнең бәйсез булуыма чын күңелдән сөенәм. Әгәр мин берәр җитештерүдә эшләгән булсам, чын сәнгать белән күптән инде шөгыльләнә алмаган булыр идем. Хәзер чын зәркән сәнгате белән шөгыльләнүчеләр бөтен дөньяда бармак белән генә санарлык, алар унлап кына. Аннан артык була да алмый. Зәркән сәнгате ул бик катлаулы иҗат. Ул – хәзерге чорның йөзе. Бу вакытка кадәр ирешелгән бөтен уңышларны үзенә берләштерә ул. Зәркән эшләнмәләдән кешелекнең бу чорда ничек яшәгәнен ачыклап була.

Мисал өчен, лазер уйлап табылды һәм ул шунда ук зәркән сәнгатендә дә кулланыла башлады. Сәнгатьнең йөзе юк дип әйтер идем мин. Шулай ук аны бер генә илгә карый дип тә әйтеп булмый. Чын сәнгать җир йөзендәге кешелекнеке, ә кайсыдыр бер илдә яшәүче аерым бер генә халыкныкы түгел”, ди Фазылҗанов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG